Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабар башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә. Коймакны...