12 июнь 2017 яңалыклары
-
12 июнь 2017 - 18:26Ташлыярга яңгыр болыты белән төшкән (ФОТО, ВИДЕО)Табигать көннән көн шаккаттыра. Инде ямьле җәй башланды дияргә өлгермәдек, янәдән күңелсез күренеш. Бүген төштән соң килгән яңгыр Мөслимнең кайбер авылларын су астында калдыра язды. Әлеге фотолар Ташлыяр авылында үткән яңгырдан соң төшерелгән.
-
12 июнь 2017 - 16:51Россия көненә багышлап мөслимлеләр велопробегка чыкты (ФОТОЛАР)Бүген Мөслимдә җиденче тапкыр велойөреш үтте. "Мизгел" яшьләр үзәге башлангычы белән оештырылган бу чарада 107 велосипедчы катнашты. Алар арасында район башлыгыннан алып, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, әле беговелда (педальсез велосипедта) гына йөрүче сабыйлар да, әтиләре иярләгән велосипедка утырып килгән балалар да бар иде. Эреле-ваклы балаларын ияртеп, гаиләләре белән чыгучылар шактый...
-
12 июнь 2017 - 16:35Мөслимлеләр бәйрәм концертын карадыМөслимлеләрнең бәйрәм ялы, гадәттәгечә, күңелле узды. Россия көне уңаеннан бүген район үзәгенең Пушкин скверында үзешчәннәр концерт куйды. Иртәгә, 13 июнь көнне шушындый ук чара Курай паркында узачак. Биредә район халкы Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары сәламлиячәк.
-
12 июнь 2017 - 14:15Мөслимлеләрне бәйрәмгә чакыраларРоссия көне уңаеннан бүген Мөслимдә кызыклы чаралар үтәчәген хәбәр иткән идек инде. Озакламый Пушкин скверында - концерт, ә "Дуслар-клаб" кафесы янәшәсендә велосипедта йөрү акциясе старт алачак. Мөслимлеләрне бәйрәм кичен күңелле уздырырга чакырабыз.
-
12 июнь 2017 - 11:33Мөслимлеләр республика ярышында призлы урыннар яулыйМөслим районы командасы Чирешмәндә узучы республика ярышларында катнаша. ГТО нормаларын тапшыруга багышланган бәйгенең икенче көне безнең спортчыларга уңыш китерде. Хакимов Данис, Игошев Роман, Гараева Ильвина пневматик коралдан ату буенча 1, 2, 3 урыннарны яулады.
-
12 июнь 2017 - 10:03Рөстәм Миңнеханов Instagramга Россия көненә багышланган ролик урнаштырдыПрезидент Татарстана Рустам Минниханов на своей странице в соцсети Instagram опубликовал ролик ко Дню России, хештэгами к которому стали #НаОднойВолнеРФ и #яРоссия. Отметим, что флешмоб #НаОднойВолнеРФ в Казани был запущен Молодежной ассамблеей народов Татарстана накануне праздника. В нем уже приняли участие жители Нижнего Новгорода, Челябинска, Волгограда, Хабаровска, Новосибирска, Новороссийска, Санкт-Петербурга,...
-
12 июнь 2017 - 09:31Бакчадагы кырмыскалардан котылу ЫСУЛЫУн ел буена бакчадагы «дуслар»ны - кырмыскаларны бетерү өчен мин нинди генә ысуллар кулланмадым: яз җиткән саен, ояларын кайнар су белән пешекләп тә, бор кислотасына шикәр сибеп «сыйлап» та карадым. Алай да бетмәгәч, кибеттән махсус порошок алып кайтып та сипкәләдем. Күптөрле көрәш ысулларын куллануыма карамастан, алар үрчи торды. Боларга каршы...
-
12 июнь 2017 - 08:06Ана капиталын 2023 елга кадәр озынайтырга җыеналарРоссия Хезмәт министры ана капиталын 2023 елга кадәр озайту турындагы закон проектын тәкъдим иткән. Ул аз керемле гаиләләргә финанс мәсьәләсен ана капиталы хисабына хәл итү фикерен дә хуплаган, дип хәбәр итә "Реальное время". Бу хакта стратегик эшләнмәләр үзәге башлыгы Алексей Кудрин да тәкъдим белән чыккан иде. - Әгәр гаилә аена...
-
12 июнь 2017 - 07:07Бездән нинди ташламаларны яшерәләр? (ИНФОГРАФИКА)Безнең илдә тиеш булган ташламалар да, матди ярдәм төрләре дә шактый, әмма күпләребез алар турында белеп кенә бетерми, дип яза "Шәһри Казан" газетасы. Җаваплы кешеләр әйтеп-аңлатып торуны кирәксенми, ә халык рәсми документларны тикшерергә иренә, хәтта билгеле бер төр ташламалар барлыгы турында башына да китерми. - Илдәге ташламаларның барысы да диярлек...
-
12 июнь 2017 - 06:42Бүген Мөслимдә велосипедта йөрү акциясе узачак"Мизгел" яшьләр үзәге традициягә әйләнгән массакүләм велосипедта йөрү акциясе үткәрә. Быел ул 12 июнь көнне уза. Велоспорт яратучылар дүшәмбе көнне 18.00 сәгатьтә "Дуслар клаб" кафесы янында җыела. Җиңүчеләр "Велогаилә", "Иң тәҗрибәле", "Актив оешма", "Веломен", "Велоледи" номинацияләрендә билгеләнәчәк. Әлеге чарада "Мин горурланам синең белән, Россия!" селфи бәйгесе җиңүчеләре дә игълан ителәчәк.
-
12 июнь 2017 - 06:3912 июнь - Россия көнеХөрмәтле мөслимлеләр! 12 июньдә Россия Федерациясе көне билгеләнеп үтелә. Һәммәгезне дә әлеге бәйрәм белән чын күңелдән тәбрик итәбез. Бу бәйрәм Ватанын яраткан, Россиянең азатлыгы, бөеклеге һәм иминлеге хакына гасырлардан килгән гомумхалык бердәмлеге традицияләрен саклаган барлык кешеләр өчен дә кадерле. Россия Федерациясе күпмилләтле, талантлы, хезмәт сөючән, ватанпәрвәр халкы белән көчле. Россияне...