29 май 2017 яңалыклары
-
29 май 2017 - 18:01Төнлә кырау төште: бакчачы Фарсель Зыятдинов үсемлекләрнең үсеш ноктасын тикшерергә киңәш итәКичтән салкынайтып җибәрсә дә, бакчачылар моның кадәрне үк көтмәгән иде булса кирәк. Бүген Татарстанда урыны-урыны белән кырау төшкән. Бу табигатьнең ничәнче шаяртуы, кырау китергән нәтиҗәләрне ничек бәяләргә? Танылган бакчачы Фарсель абый Зыятдинов белән шул хакта сөйләштек, дип яза "Интертат.ру" сайтында.
-
29 май 2017 - 17:14"Наркотикларсыз тормыш" акциясе бараБөтен республика күләмендә 26 майдан "Наркотикларсыз тормыш" акциясе старт алды. Ул 26 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында төрле спорт чаралары, бәйге һәм тематик конкурслар, агитация эшләре үткәреләчәк.
-
29 май 2017 - 16:28Мөслимлеләр "Полицейский дядя Степа" бәйгесендә катнашаРоссия Эчке эшләр министрлыгы тарафыннан балаларның кул эшләренә "Полицейский дядя Степа" исемле бәйге игълан ителгән иде. Әлеге бәйге Россия полициясенең 300 еллыгына багышлап үткәрелде.
-
29 май 2017 - 15:18Баек авылы чишмәләрен төзекләндерүгә эшмәкәрләр ярдәм күрсәткән"Баек авылындагы чишмәгә тәрәзәләр куйдыруда районыбызның игелекле кешеләре зур ярдәм күрсәтте. Ришат Сәхипгәрәев, Илнар Закиров, Ришат Сәйфуллин, Ирек Хәмәдишин, Гөлназ Рәхимова, Алмаз Сәхипгәрәев, Рамил Сәйфуллин, Руслан Сәхипгәрәев, Илнур Хәмәдишиннар бишәр мең сум күләмендә, Рушат Сәхипгәрәев 2 мең сум күләмендә акчалата ярдәм күрсәттеләр. Рәхмәт аларга!" - дип хәбәр итә безгә Алсу...
-
29 май 2017 - 14:14Мөслимдә ультра диагностика табибы эшли башладыРайон үзәк хастаханәсенең акушер-гинекологы Салихьянова Әлфия Альберт кызы яңа белгечлеккә укыды. Башкаланың медицина академиясендә укып, ультра диагностика табибы белгечлеге алып кайтып, 22 майдан авыруларны кабул итә дә башлады.
-
29 май 2017 - 13:35АШЫГЫЧ ХӘБӘР: Татарстанда алданган дольщикларга һәм владчы оешмаларга ярдәм итү фонды ачылдыПрезидент Татарстана Рустам Минниханов сегодня подписал указ о создании Республиканского фонда обманутых дольщиков и вкладчиков финансовых организаций.
-
29 май 2017 - 13:25Мөслим волонтерлары "Каенлы кул"га өмәгә чыкты (ФОТОЛАР)"Игелек уят" район волонтерлар отряды даими рәвештә төрле чаралар үткәрә. Чисталык икеайлыгы кысаларында алар халык телендә каенлы кул дип йөртелгән гүзәл табигать почмагын чүп-чардан арындырды.
-
29 май 2017 - 11:14Синең улларың, Мөслим! Мини-футбол буенча республика җиңүчеләре белән танышыгыз27-28 май көннәрендә Азнакай шәһәрендә "Йолдызларга якынаеп" ("Ближе к звездам") исеме астында Бөтенроссия беренчелегенә Татарстан республикасының финал ярышлары булып узды. Ярышлар 2003-2004 елгы үсмер егетләр арасында авыл мәктәпләре арасында узды.
-
29 май 2017 - 10:31Мөслимдә "Игътибар, балалар" операциясе бара. Кагыйдә бозучылар күпРеспублика күләмендә шул исәптән безнең районда да "Игътибар, балалар!" операциясе дәвам итә. Аның кысаларында юл йөрү кагыйдәләрен бозган 33 балага карточка ачылган.
-
29 май 2017 - 10:29"Урман иле" лагере ял итәргә чакыраНарат Асты авылы янәшәсендә урнашкан "Урман иле" ял һәм сәламәтләндерү лагере 1 нче сменада ял итү өчен балалар җыюын дәвам итә. Җәйне күңелле һәм файдалы итеп башларга теләүчеләрнең Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә мөрәҗәгать итүләрен сорыйлар. Хәбәрләшү өчен телефон: 2-58-98.
-
29 май 2017 - 09:56Район ветераннар cоветы юбилярларны тәбриклиБу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Шәмсиев Кәшбетдин Хәертдин улы (Исәнсеф-Чишмә), Нургалиева Фәндәрия Газетдин кызы (Каенсаз) - 85 яшьлек, Гыйзетдинов Фәрит Мәрван улы (Баланлы), Хәбибуллина Тәзфирә Фәррах кызы (Метрәй), Әхмәдуллина Тәслимә Хаҗиәхмәт кызы (Мөслим) - 80 яшьлек, Миңнуллина Сәкинә Салих кызы (Мөслим), Фатыйхова Җиһанбану Насретдин...
-
29 май 2017 - 08:23Бакчачылар колагына: үсемлекләрне нинди тәртиптә утыртырга? (КИҢӘШЛӘР)Кайбер үсемлекләрне янәшә утырту төрле авырулар һәм зарарлы бөҗәкләр таралуын булдырмаска ярдәм итә, дип белдерә тәҗрибәле бакчачылар. Мәсәлән, бәрәңге коңгызы - борчактан, ә кишер чебене сарымсактан курка.
-
29 май 2017 - 07:50Татарстанга давыл якынлашаТатарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе шундый кисәтү таратты. Татарстанда һава торышының бозылуы көтелә. Бүген, 29 майда, көндез һәм кичен республикада урыны белән яшен һәм давыллы җил чыгу ихтимал.
-
29 май 2017 - 07:25Мөслимнең яшь инспекторлары республика бәйгесеннән кайттыШушы көннәрдә Яр Чаллы шәһәрендә "Имин көпчәк" республика конкурсы уеннары узды. Әлеге чарага Татарстанның барлык шәһәр-районнарыннан муниципаль турда җиңү яулаган яшь инспекторлар командалары җыелган иде. Мөслим районы данын Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе командасы яулады.
-
29 май 2017 - 06:55Тәмлетамак: "Грекча салат" яратасызмы?Бүген сезгә бик күпләр яратып ашый торган "грекча" салат тәкъдим итәм. Помидор, кыяр, кызыл суган, салат яфраклары, зәйтүн җимеше, татлы борыч, эремчекле сыр (фета яки брынза), петрушка, тоз. Яшелчәләрне кемдер вак итеп, кемдер эре итеп турый, ихтыярыгыз. Помидор һәм кыярны шакмаклап кызыл суганны вак итеп, салат яфракларын эре итеп турарга,...