Мөслим-информ

22 май 2017 яңалыклары

  • 22 май 2017 - 17:33
    Мөслимдә "Игелекле йөрәк" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр
    18 май "Мизгел" яшьләр үзәгендә волонтерлык хәрәкәте буенча семинар үтте. Семинар барышында "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсының финалга чыккан отрядларын бүләкләү өлеше булды. Аларны мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов тәбрикләде, грамота һәм сертификатлар бирде.
    320
    0
    0
  • 22 май 2017 - 15:27
    Синоптиклар республикада алдагы ике төндә кырау төшүен фаразлый
    Урыны белән туфракта 0 дән -3 градуска кадәр салкын булуы мөмкин. Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, республикада 23 майда алмашынчан болытлы һава торышы саклана, явым-төшем көтелми, төньяк-көнбатыштан уртача җил булуы ихтимал. Төнлә һаваның минималь температурасы 0..+3 градус, урыны белән җир катламында 0 дән -3 градуска кадәр...
    295
    0
    0
  • 22 май 2017 - 14:47
    Мөслим активистлары республика яшьләре белән очрашты
    19-22 май көннәрендә "Волга" яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советының утырышы узды. Әлеге чарада Мөслим муниципаль районы балалар оешмасы Советы әгъзасы - Илүзә Кашапова, Мөслим муниципаль районы балалар оешмасы Советы активисты - Динара Салихова, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Мөслим районы буенча иҗтимагый ярдәмчесе - Полина Игнатьева.
    309
    0
    0
  • 22 май 2017 - 13:45
    Иртәгә янәдән җылы булачак
    Бүгенге белән чагыштырганда, иртәгә һава температурасы бераз җылытачак. Бу хакта бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат очрашуында Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь хәбәр итте. "Иртәгә һава температурасы, бүгенгегә караганда, бик азга гына, 1-2 градуска җылы булачак", - диде ул. 24-25 майга килгәндә, республикада,...
    296
    0
    0
  • 22 май 2017 - 11:47
    Лицей укучылары Россия балалар хәрәкәтенең 3нче язгы слетында булып кайтты
    Мөслим лицее укучылары, рәсәй балалар хәрәкәте активистлары - Екатерина Иванова, Рәвилә Закирова, Диана Солтанова Россия балалар хәрәкәтенең 3нче язгы слетында булдылар. Слетта ТР мәгариф министры Энгель Фәттахов, аның урынбасары Лариса Сулима да катнашты. Үзара җылы атмосферада узган очрашудан һәркем канәгать калган.
    305
    0
    0
  • 22 май 2017 - 10:38
    Мөслим мәгариф учреждениеләре яңа уку елын яңача каршы алачак
    Җирлегебездә мәгариф учреждениеләрен төзекләндерү эшләре дәвам итә.Төзекләндерү эшләренең иң күләмлесе Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында бара.
    338
    0
    0
  • 22 май 2017 - 09:30
    Татарстан егете Финляндиядә узган WorldSkills бәйгесеннән кайтты
    Татарстанец Федор Шадрин вернулся с национального чемпионата Финляндии Taitaja-2017 движения WorldSkills, который проходил с 15 по 18 мая. Студент третьего курса колледжа при КХТИ соревновался в компетенции «Печатные технологии в прессе».
    285
    0
    0
  • 22 май 2017 - 08:49
    "Права"сыз калгач, машина йөртү таныклыгын тапшырмый йөрү файдалымы?
    Машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булып та, кайберәүләр машина йөртү таныклыгын ДАИ бүлегенә тапшырырга ашыкмый. "Суд карары чыкканнан соң, машина йөртүче правасын өч көн эчендә яшәү урыны буенча ДАИ бүлегенә тапшырырга тиеш. Машина йөртергә чикләү вакыты таныклыкны тапшырган көннән алып кына исәпләнә башлый," - ди Мөслим районы буенча ДАИ начальнигы...
    326
    0
    0
  • 22 май 2017 - 07:23
    Кузгалак пирогы пешерү рецепты: ФОТОлар белән һәм адымлап
    Сез кузгалак пирүге яратасызмы? Мин - яратам! Бакчада кузгалаклар борын төртә башлауга ук шулардан пирүг пешерәм. Кузгалак пирүген төрлечә пешереп караганым бар. Минем карашка, иң тәмлесе катлы (слоеный) камырдан пешерелгәне. Катлы камырны мин "Магнит"тан "Бездрожжевое" дигәнен алам. Шуны уклау белән җәярлек итеп эретәм дә, бер өлеше өстенә вак кына итеп...
    857
    0
    0
  • 22 май 2017 - 06:19
    Төрле яшелчә, җиләк җимешләрдән ничек яхшы уңыш алырга
    Әле яңарак кына дача сатып алган шәһәр кешеләре, тәҗрибәсез бакчачылар җәй буе алты сутый җирдә казына, баш күтәрми эшли, түтәлләрне тәртипкә китерә, ә яшелчәләр, сүз куешкан кебек, мул уңышы белән куандырырга ашыкмый. Моның сәбәбе нидә соң? Түтәлебездәге помидор-кыярларга, кәбестә-кишерләргә нәрсә ошамый? Әлеге мәкаләдә кайбер сорауларның беренче карашка гади генә тоелган...
    437
    0
    0
  • 22 май 2017 - 05:56
    Мөслимлеләр арасында кикбоксинг осталары бар
    Исегездә булса, агымдагы уку елында аграр көллият базасында кикбоксинг буенча түгәрәк эшли башлаган иде. Спортчыларыбызның инде беренче уңышлары бар. Шушы көннәрдә Мөслим егетләре Татарстан Республикасы беренчелегенә узган ярыштан җиңү белән кайтты. Илназ Хәбибуллин (фотода) үз категориясендә икенче урынны яулады.
    341
    0
    0
  • 22 май 2017 - 04:34
    Безнекеләр Яшьләр форумында
    19-22 май көннәрендә "Волга" яшьләр үзәге базасында Татарстан Республикасы балалар оешмалары Советының утырышы уза. Әлеге чарада безнең укучылар да катнаша: Мөслим муниципаль районы балалар оешмасы Советы әгъзасы - Кашапова Илүзә, Мөслим муниципаль районы балалар оешмасы Советы активисты - Салихова Динара, бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилнең Мөслим районы буенча иҗтимагый...
    314
    0
    0
Реклама
Реклама