19 май 2017 яңалыклары
-
19 май 2017 - 18:38Гимназиялеләрнең уңышлары санап бетергесезРайон күләмендә уздырылучы бәйге булсынмы ул, республика күләмендәме, гимназия укучылары алдынгылар рәтендә бара. Матбугат үзәге сайтында уздырылган "Иң тату сыйныф" бәйгесендә дә гимназиянең 4 А классы укучылары, иң күп тавыш җыеп, җиңүче булды. Класс җитәкчеләре Маргарита Идиятуллина укучыларны кечкенәдән бер йодрык булып тупландылар дип сөенә.
-
19 май 2017 - 17:35Мөслимдәге "Җәмигъ" мәчетен салуга мөслимлеләр көче белән 200 мең сум акча җыелганМөслимебездә төзелеп килүче "Җәмигъ" мәчетенә райондашларыбыз даими ярдәм итеп торалар. Апрель ае ахырында кибетләрдә торган сәдака әрҗәләренә инкассация ясалганнан соң, мәчетебезгә келәм алу өчен барлыгы 200 мең сум акча җыелганы ачыкланды.
-
19 май 2017 - 16:27Матбугат чаралары хезмәткәрләре Фәрит Мөхәммәтшинның бәйрәм котлавын кабул иттеТР парламенты җитәкчесе кадрлар әзерләү мәсьәләсе үзен борчуын белдерде.
-
19 май 2017 - 15:05Синең кызларың, Мөслим! Кул эшләре остасы Рәсилә Саттарова белән танышыгызКүпфатирлы катлы йортларда гомер итүчеләр бер-берсе турында бөтен нәрсәне белеп тора дисәк тә, ялгышмабыз. Уч төбендәге тормыш һәркемнең күз алдында. Мөслимнең Авзалов урамында тыйнак кына тормыш алып баручы Рәсидә Саттарованы да тынгысыз җан буларак беләбез.
-
19 май 2017 - 14:47Матбугат чаралары вәкилләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләделәр19 май - Татарстанда Матбугат көне. Шул уңайдан бүген Татарстан журналистлары ТР Дәүләт Советы җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин белән очрашты.
-
19 май 2017 - 14:19Сез сораган идегез: салым инспекциясе белгечләре мөслимлеләрне борчыган сорауларга җавап бирдеМатбугат үзәгенең кайнар линиясенә соңгы вакытта салым органнарына эшчәнлегенә кагылышлы һәм салым түләү тәртибе турындагы сораулар күп килде. Укучыларыбызны кызыксындырган сорауларга ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе белгечләре җавап бирә.
-
19 май 2017 - 13:56Пенсия күләме шаһит күрсәтмәләре буенча билгеләнмиЗакон нигезендә пенсия күләме шәхси учет мәгълүматлары буенча 2000-2001 еллар өчен яисә рәттән теләсә кайсы 60 ай өчен уртача хезмәт хакыннан чыгып исәпләнә.
-
19 май 2017 - 11:48Лицейлылар ветераннарга бәрәңге утыртырга ярдәм итәМөслим лицееның 8а сыйныфы сугыш ветераны Мансур Зиннуровка даими ярдәм итә. Бүген егет-кызлар ветеранга бәрәңге утыртырга булышты.
-
19 май 2017 - 10:12Бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгәннәрнең тәртибен тикшергәннәрМөслим муниципаль районының балигъ булмаган балалар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Комиссия членнары даими төстә спиртлы эчемлекләр белән мавыккан, бала тәрбияләүдә ата-ана бурычларын үтәмәгән алты хатын-кызның һәм бер ир-атның тәртибе тикшерде.
-
19 май 2017 - 09:25Рамазан ае турында ниләр белергә тиешбез?Бөек һәм мөбарәк булган Рамазан аена керәбез. Бу айда мең айдан да кадерле "Кадер кичәсе"бар. Ул Рамазан аеның соңгы ун көнендә үткәрелә. Ураза тоту мөселманнарга Пәйгамбәр с.г.в. һиҗрәтенең икенче елында фарыз кылынган булса да, аның тарихы Адәм галәйһиссәламгә барып тоташа.
-
19 май 2017 - 08:50Минтимер Шаймиев о Болгарской академии: Нужна целостная система исламского образованияВ России нужна целостная система - с начального образования до высшего, академического, нужна исламская академия. Такое мнение высказал Государственный Советник Республики Татарстан и первый президент нашей республики Минтимер Шаймиев ИА «Татар-информ». Минтимер Шаймиев признался, что давно мечтал всецело заняться возрождением исторического наследия. «Я благодарен Владимиру Владимировичу Путину и ставшему после...
-
19 май 2017 - 07:03Мөслим инженерлары шахмат остасы икән"Мөслим инженерлык челтәрләре" җәмгыяте эшчеләре хезмәттә генә түгел, ә төрле мәдәни, спорт чараларында да алдынгы урыннарны яулыйлар. Шушы көннәрдә генә Казан шәһәрендә Газофикация фонды предприятиеләре арасында ел да уздырылучы шахмат бәйгесе үтте. Быелгы бәйге Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышлап үткәрелде. Бәйгедә оешмада 18 ел оператор булып эшләүче Рафик Ханов катнашты....
-
19 май 2017 - 06:01Мөслимдә кыр эшләре – финиш сызыгындаЯзның суык һәм кырыс килүенә карамастан, районыбыз хуҗалыкларында кыр эшләре төгәлләнеп килә. Яңгырлар да файдага гына, ди белгечләр. Бүгенге көндә район буенча чәчү башкарыласы барлык мәйданның 84 процентында эш төгәлләнгән. ТР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Илдус Габдрахманов районның авыл хуҗалыгы формированиеләрендә язгы чәчү барышын карады. "Берникадәр соңарсак та, язгы кыр...
-
19 май 2017 - 05:00Район башлыгы Татарстан Матбугаты көне уңаеннан котлавын җиткердеХөрмәтле матбугат хезмәткәрләре, журналистлар, тармак ветераннары, хәбәрчеләр! Сезне Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм. Газета һәм башка массакүләм мәгълүмат чаралары - җитәкчелек белән халык арасындагы күпер ул. Хөкүмәтебез алып барган сәясәтне халыкка җиткерүдә, актуаль мәсьәләләрне уртага салып сөйләшүдә, хәл...