7 май 2017 яңалыклары
-
7 май 2017 - 18:36Мөслим сәнгать мәктәбе турында китап дөнья күрдеМөслим балалар сәнгать мәктәбе узган атнада 50 еллыгын билгеләп үтте. Шул уңайдан райондашыбыз Моҗәһит Әхмәтҗанов "Сәнгатьтә сыналабыз" исемле китап чыгарды. Китапта сәнгать мәктәбенең эшчәнлеге, ирешкән уңышлары, укытучылар һәм сәнгатькә юлны шушы мәктәптә башлаган укучылар турында мәгълүмат тупланган.
-
7 май 2017 - 17:29Газетага языл һәм ташламага ия бул!Вакытлы матбугатка язылу башланды. 2017 елнын икенче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында бүләк уйнатырга вәгъдә иткән идек. Әбүнәчеләребезнең квитанцияләрен тиз арада Матбугат үзәгенә китерүләрен сорыйбыз. Газетабызга май аенда язылучылар шәхси эшмәкәр Рөстәм Гайфиевның "Универсал" кибетендә 5 процент ташламага ия булачак. Берьюлы ике куян ату мөмкинлеген кулдан...
-
7 май 2017 - 16:55ТР Хәрби комиссары мөслимлеләргә котлавын җиткердеХөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Татарстан Республикасы хәрби комиссары, Сарман һәм Мөслим районнары хәрби комиссариатының шәхси составы һәм үз исемемнән сезне Бөек Җиңүнең 72 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм. Бу бәйрәм илебез тарихына батырлык символы булып керде. Җиңү көнен бәйрәм иткәндә без киләчәк буын өчен тормышларын биргән Ватан сакчыларының якты рухы...
-
7 май 2017 - 14:52Бәйрәм мөслимлеләргә салют бүләк итәчәк9 май - Жину коне чараларга бай: кызылармиячелэр парады, "Улемсез полк", оешма-предприятие коллективлары демонстрациясе, район узешчэннэре эзерлэгэн музыкаль-хореографик композиция х.б. Кичен исэ зэнгэр кукне салют бизэячэк. Салют 21.00 сэгатьтэ "Кояшлы Ык" ял зонасында амфитеатр янында аттырыла. Салютны курергэ телэучелэрне Ык буенда котэбез. "Кояшлы Ык" территориясенэ техника кертелми. Жылы киенергэ, жайлы...
-
7 май 2017 - 13:09Кишер-суганны кайчан утыртырга, рассаданы күчерер вакыт җиттеме? (БАКЧАЧЫ КИҢӘШЛӘРЕ)Май - бакчачылар өчен көнне-төнгә ялгый торган чор. Бәрәңгесен дә утыртасы, кишер-суганын да төртәсе бар. Артыңнан ук чүп үләне баш калкыта, яшелчәләрне туендыру вакыты килеп җитә. Бүген кишер чәчү, суган утырту үзенчәлекләре хакында сөйләшербез. Көннәрнең кинәт салкынайтуы сәбәпле, рассадалар язмышын хәл итәрбез. Җимеш агачлары утырту турында да булыр сүз. Әңгәмәдәшебез...
-
7 май 2017 - 12:16Бөек Җиңү көнендә Мөслимдә булачак чаралар (ПРОГРАММА)Бөек Җинү көненә багышланган төп бәйрәм чарасы быел Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты каршындагы үзәк мәйданда үтәчәк.
-
7 май 2017 - 11:12Мөслим районының үлемсез полкы: Апукаев Әскәр Габдулла улыАпукаев Әскәр Габдулла улы (фотода сулда) 1918 елда Мөслим авылында дөньяга килә. 1940 елның гыйнварында армия сафларына чакырыла, Омск шәһәрендә командирлар әзерләү курсларында укый.
-
7 май 2017 - 10:06Фронтта бу көнне: Бөек Ватан сугышы ничек тәмамланды?Илебез Бөек Җиңү көнен каршыларга әзер. Бу көннәрдә сугышта катнашкан, тылда хезмәт куйган ветераннарыбызны хөрмәтлибез. Фронтта булган бәрелеш-сугышлар тарих битләренә мәңгелек уелып калган. Бөек Ватан сугышы солдатлары төрле елларның бу көннәрендә нинди бәрелешләрдә катнашкан? Матбугат үзәге корреспондентлары тарихи мәгълүматларны барлады.
-
7 май 2017 - 09:01Әлмәттә яшәүче ветераныбыз Хаят Хәертдиова район җитәкчелеге котлауларын кабул иттеБөек Ватан сугышы ветераннары бу көннәрдә Татарстан Президенты, район Башлыгы исеменнән котлаулар кабул итәләр. Бүген шундый котлауларны, күчтәнәч - бүләкләрне, сәламәтлеге аркасында Әлмәт шәһәрендә яшәүче оныгы Рафис тәрбиясенә күчкән , 96 яшьтәге Хаят апа Хаертдинова кабул итте. Шулай ук ветеранга " Агромастер " җәмгыяте генераль директоры. Исламов З.И.ның да бәйрәм...
-
7 май 2017 - 08:377 май - Россиядә радио көнеМөслим матбугат үзәге коллективы бүген һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә, дисәк тә була. Бүген Россиядә радио көнен билгеләп үтәләр. Матбугат үзәгенең һәр хезмәткәре Мөслим радиосын 100 FM ешлыгында трансляцияләү өчен көчен куя.
-
7 май 2017 - 07:08Баланлыда авыл урамнарын тигезлиләрАвыл җирлекләрендәге юлларга инде күптәннән чикләүләр кертелде. Язгы саз вакытында авыл урамнарын төзек хәлдә саклап калу максаты белән шактый җирлекләргә шлагбаумнар да куелган иде. Бүген гравий юл өслеге булган урамнарны грейдер белән тигезләү эше бара. Баланлы авылында инде шактый урамнар тигезләнгән.
-
7 май 2017 - 06:08Талантлар планетасында Нияз - икенчеМөслим гимназиясенең 4 б сыйныфы укучысы Нияз Нургалиев Халыкара "Талантлар планетасы" фестивалендә катнашып, җиңү яулады. Ул икенче дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды. Класс җитәкчесе - Ирина Латыйпова, сәнгать җитәкчесе - Гөлнур Фәхертдинова.
-
7 май 2017 - 05:24Мөслим укучылары республика кулибиннары бәйгесе бүләкләрен алдыРеспублика "XXI гасыр кулибиннары" конкурсында жинучелэрне котладылар. Районыбыздан Тат.Булэр мэктэбенен 5 класс укучысы Газинур Шэйгэрданов (житэкчесе Гузэлия Шэйгэрданова) карусель-тренажер белэн 1 урынны яулады. 2 урында "Бобер" мотоциклы белэн Михайловка мэктэбенен 11 класс укучысы Ростэм Закиров (житэкчесе Марат Габидуллин). Котлыйбыз!
-
7 май 2017 - 04:18Боз яуды да, кояш чыга... (7-9 май көннәренә һава торышы)Синоптиклар фаразын көн дә күзәтеп барабыз. Кинәт үзгәрүчән хәзерге һава торышы. Бүген, 7 май көнне, урыны белән яңгыр явачагы әйтелсә дә, боз турында бөтенләй бер хәбәр дә юк иде. Бүгенге иртә кайбер мөслимлеләрне бозлы яңгыр белән каршы алды да. Гаҗәеп табигать бүләге - артыннан ук кояш чыкты. 7 май +5,...