3 май 2017 яңалыклары
-
Җиңүче - Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучылары
"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында җиңүче исеменә Мөслим гимназиясенең 4 сыйныф укучылары лаек булды. Аларның фотосы өчен барлыгы 399 кеше тавыш биргән. Икенче призлы урынга, 93 тавыш җыеп, Шуганка авылыннан Ләйсән Абдуллина сыйныфы лаек булды. Өченчедә Вәрәшбаш мәктәбе укучылары. Сыйныф җитәкчеләре Миләүшә Хәсәнова. Алар барлыгы 84 тавыш җыйды. Мөслим гимназиясенең Талия...
-
"Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсы төгәлләнде
Матбугат үзәге игълан иткән "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсы төгәлләнде. Тавыщ бирүчеләрнең гомуми саны 6992не тәшкил итте. Оештыручылар җиңүчеләрне билгеләү белән мәшгуль. Нәтиҗәләрне көтәбез!
-
Фронтта бу көнне
1943 ел 3 майда 56 армиянең көньяк удар төркеме Төньяк-Кавказ фронтында һөҗүмгә күчте. Дошман оборонасын өзеп, бер көн эчендә 8 чакрым алга киттеләр. 1945 ел 3 майда 2нче Белоруссия фронтында Панфиловның 3нче гвардия танк корпусы Висмардан көньяк-көнбатыштарак 2нче Британия гаскәрләре белән элемтәгә керде. 1нче Белоруссия фронты гаскәрләре Виттенберге шәһәреннән көньяк-көнчыгыштарак...
-
Бөтенроссия турнирында Айнур – өченче
3-5 май көннәрендә Екатеринбург шәһәрендә ике тапкыр Советлар Союзы герое, очучы Г.А. Речкалов истәлегенә бадминтон буенча Бөтенроссия яшүсмерләр турниры үтте. Татарстан җыелма командасы составында районыбызның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе бадминтончылары Айнур Җәлилов һәм Нурислам Шәйхуллин катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча парлы разрядта Айнур Җәлилов Алексеевск районы егете белән һәм катнаш...
-
Бөтендөнья татар конгрессының Мөслим бүлекчәсе хисап тота
Бүген Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты Мөслим җирле бүлекчәсенең чираттагы утырышы узды. Утырышта Бөтендөнья татар конгрессының Мөслим җирле бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Садриева узган елдагы эшчәнлеге буенча хисап тотты, алда торган бурычларны билгеләде. Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият, сәнгать һәм тарих институты оештырачак экспедиция хакында Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиллеге җитәкчесе...
-
Җиңү көне алдыннан Бөгелмәнең сугыш ветераннары яңа фатир алды
В Бугульме 20 фронтовиков и вдов участников Великой Отечественной войны заселены в многоэтажный дом по улице Циолковского, сообщает ИА «Татар-информ». В торжественном мероприятии принял участие глава Бугульминского муниципального района Линар Закиров. Он поблагодарил руководство республики за поддержку, а строителей - за качественно и быстро возведенный дом. После церемонии Линар Закиров...
-
"Үлемсез полк"та катнашучылар боларны белергә тиеш
Как изготовить транспарант, в какой одежде и куда приходить, как пройти досмотр и что нельзя брать с собой на акцию-выяснил портал sntat.ru. 9 мая по всей России пройдет акция «Бессмертный полк». Ожидается, что участниками грандиозного шествия в этом году станут более 250 тысяч жителей Татарстана, что в 1,5 раза больше,...
-
Тәмле дә соң карга боткасы!
"Иртәгә Карга боткасы пешерәбез, килерсез яме," - диде Рамил абый. Безнең әңгәмәне тыңлап торган Асылъяр: "Минем карга боткасы ашыйсы килми, миңа чыпчык боткасы пешерегез," - дип, елый ук башлады. Кечкенә кызыма аңлату эшләре алып барырга туры килде. Гореф-гадәт - ул һәр халыкка хас йолалар. Татар халкы элек-электән бик тыйнак халык...
-
Синоптиклар көннәр салкынайта дип фаразлый
Татарстан территориясе тотрыксыз метеорологик күренешләр йогынтысы астында булачак. Урыны белән яшен, тизлеге секундына 18 метрга җитә торган кискен җил булыр, дип көтелә. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте. Исегезгә төшерәбез, көндез Россия Эчке эшләр министрлыгының Баш идарәсе Татарстан...
-
Ветераннар котлаулар кабул итә
Мөслим районында 16 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Сугыш чорында тылда хезмәт куючы 451 кеше исәпләнә. Бөек Җиңүгә 72 ел тулу уңаеннан сугыш ветераннарына һәм толларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау хатлары һәм күчтәнәчләр җыелмасы тапшырылды. Тыл ветераннары да бу көннәрдә котлау хатлары алды.
-
Быел бәрәңгене майның икенче яртысында гына утыртырга кирәк (Татарстан өчен кулай бәрәңге сортлары)
Җитте! Фитнес, тренажер залы, солярий вакыты җитте. 1 майны барча халык бакчада казыну, бәрәңге утырту, яшелчәләр чәчү өчен көтеп ала. Май бәйрәмнәре халык арасында бәрәңге утырту вакыты буларак кереп калган. Әмма иртә яздан утыртып, җәй буе кадерле кунак кебек карасак та, бәрәңге уңышы мактанырлык түгел соңгы елларда. Бу аның утырту...
-
Татарстанда суд приставы бурычлы кешенең фатирын үзләштергән
Быелның апрель аенда эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре Алабуга районы суд приставлары бүлегенең элекке җитәкчесен тоткарлаганнар. Баксаң, бу адәм былтыр июльдә бурычлы кешенең фатирын үз анасына юнь бәягә саттырган икән. Моны ул ничек гамәлгә ашырган соң? Бурычлы кешегә, фатирына арест салынганнан соң, аның аукционга чыгарыласын хәбәр итмәскә кушкан. Нәтиҗәдә, октябрь аенда...
-
Пар балдаклар кияләр (ЗАГС мәгълүматлары)
Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълүматлар караганда, апрель аенда җирлегебездә барлыгы 10 бала туган. Шуларның 6сы - малай, 4се - кыз бала. Ай дәвамында 31 райондашыбыз якты дөнья белән хушлашкан. Тугыз пар никахларын рәсмиләштергән, 5 гаилә таркалган.
-
Волонтерлар өмәгә чакыра
"Мизгел" яшьләр үзәге иртәгә, 4 май көнне вакытыңны кызыклы һәм файдалы үткәрергә чакыра. "Игелек уят" волонтерлык отряды микрорайон янында утыртылган агачлар (посадка) территориясен чистарту оештыра. Соңыннан "Мизгел" яшьләр үзәгендә кино һәм кайнар чәй көтә! Җыелу урыны "Мизгел" яшьләр үзәге. Вакыты: 15:00 сәгатьтә.