Мөслим-информ

1 май 2017 яңалыклары

  • 1 май 2017 - 18:04
    Кишерне күп ашау организмда шешләр үсүенә китерә дигән сүз дөресме? (сорау-җавап)
    Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсенең терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Яр Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Аглиева җавап бирә. Гүзәл Сәгыйтова: Теләсә нинди ризыкны, препаратларны, шул исәптән кишерне дә чамасын белеп кулланырга кирәк. Организмга витамин җитмәгәндә, гиповитаминоз дигән төшенчә бар. А витамины...
    296
    0
    0
  • 1 май 2017 - 16:02
    1 Май ни өчен игътибарга һәм котлауга лаек?
    1 май бәйрәме, аның тарихы, килеп чыгышы белән кызыксыну хәзер юк дәрәҗәсендә. Бүгенге заман кешесе өчен бу өстәмә ял көннәре: бакча, йорт эшләре өчен, табигатькә чыгып ял итәр өчен менә дигән вакыт. Ә тарих ни сөйли? 1 май - иң сәер халыкара бәйрәмнәрнең берсе. Ни өченме? Чөнки ул күпсанлы кан...
    903
    0
    0
  • 1 май 2017 - 14:00
    Татарстанда УАЗ машинасы пошины бәрдереп үтергән
    Татарстанда М-7 трассассының 919нчы километрында УАЗ машинасы пошины бәрдергән, дип хәбәр итә "Татар-информ". Бу хәл кичә караңгы төшкәч, 20 сәгать 53 минутта булган. Трассаның әлеге өлеше Балык Бистәсе районыннан уза. Машина йөртүче 50 яшьлек ир-атның күкрәк турысына зыян килгән, аңа медицина ярдәме күрсәтелгән.
    345
    0
    0
  • 1 май 2017 - 12:00
    Майга халык сынамышлары: ай суык булса, икмәк уңа
    Гомер-гомергә халык, табигать холкын күзәтеп, аның закончалыкларын эзләгән. Май аена халыкның нинди сынамышлары бар икән? Intertat.ru шуларны тәкъдим итә. Май суык булса - икмәк уңа. Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә - уңышлы елга. Май яңгырлы булса, июнь коры килә яки киресенчә. Майда боз яуса, җәен дә явачак. 1 майда...
    436
    0
    0
  • 1 май 2017 - 05:41
    Район башлыгы Рамил Муллин 1 май бәйрәме белән котлый
    Хөрмәтле райондашлар! Районыбыз кунаклары! Мөслим муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үземнең исемнән сезне якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән ихлас күңелдән тәбрик итәм. 1 май - ул элеккечә хезмәт бәйрәме, үз гаиләсе иминлеге, районы, иле хакына хезмәт итүче кешегә карата хөрмәт билгесе булып кала. Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек,...
    409
    0
    0
  • 1 май 2017 - 04:51
    Хәерле сәгатьтә! Мөслимдә чәчү бара
    Район хуҗалыклары язгы чәчүне башлады. Әюпов, Исламов хуҗалыклары, "Туган як" агрофирмасы арпа, бодай чәчә. "Намус" агрофирмасында люпин һәм чөгендер чәчәләр. "Органик Групп" җәмгыяте хуҗалыклары да шушы көннәрдә чәчүне башлый. Шул ук вакытта район хуҗалыкларында күпьеллык үлән тырмалау бара.
    389
    0
    0
Реклама
Реклама