Мөслим-информ

30 апрель 2017 яңалыклары

  • 30 апрель 2017 - 17:08
    Мөслим көрәшчеләрен җиңүләре белән котлыйбыз
    Шушы көннәрдә Аксубайда билбау көрәше буенча ярышлар узды. Анда 2000-2002 елгы егет-кызлар көч сынашты. Мөслим балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә белем алучы спортчылар көч сынашты. Альберт Шәймөхәммәтов һәм Илнар Сәетгалиев җитәкчелегендәге көрәшчеләребез шактый призлы урыннар алып кайтты.
    282
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 15:59
    1-7 май көннәренә йолдызлар фаразы белән танышыгыз
    Кучкар Инициатива күрсәтү, тормышка әкренләп үзгәрешләр кертү вакыты. Алда җиңүләр һәм уңыш көтә. Бу шәхси тормышка да кагыла. Үгезбозау: Майның бу атнасында шәхси тормыштагы активлыкны киметеп тору хәерлерәк. Бу атна планнарны тормышка ашыру өчен кулай. Игезәкләр: Атна вакыйгаларга бай булачак. Яңа танышлар табу, дуслар белән очрашу өчен яхшы вакыт. Шәхси...
    305
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 14:56
    Кычыткан: тәмле, сәламәтлекне ныгыта, матурлыкны арттыра
    Авыл баласыннан "Кычыткан нинди була?"- дип сорыйсы юк. Сүз тыңламаганда эләгә торган "тәрбия чарасы", терлек һәм кош-корт азыгына өстәп бирергә файдалы кушылма, ачлык вакытында да күп кешегә ризык булган витаминлы үсемлек ул, дип яза "Интертат.ру". Әбиләрдән ишеткәнегез бардыр: "Кар арчылып беренче кычытканнар күренә башласа, безнең өчен зур сөенеч була иде....
    388
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 12:50
    Укучылар урман хуҗалыгы яшәеше белән таныша
    Мөслим лицееның 8 һәм 10 сыйныф укучылары Мөслим урман хуҗалыгы эшчәнлеге белән танышып кайтты. Урмаечы Рәфил Асылгәрәев район территориясенлә үсүче агачлар, утыртылачак агач үсентеләре белән таныштырды. Шулай ук очрашуда урман кырларын саклау, табигый байлыгыбызны үсеп килүче буынга да калдыру мәсьәләләре күтәрелде.
    294
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 10:48
    Хәләл ризык ник файдалы? Хәләл-индустрия белгечләре аңлатмасы
    әләл ризык белән туклана башласагыз, үзегезне яхшы хис итә башлыйсыз, дип ышандыра хәләл индустрия белгечләре. Ток белән сугып үтерелгән терлек яки кош итендә, стресс кичерү аркасында, адреналин, кан калган була. Ә бу исә кешедә психик тайпылышларга китерергә мөмкин. Хәләл ит 10-15 процентка кыйбатрак булса да, сәламәтлеккә файдалы ризык булуы белән...
    361
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 09:40
    Шәхси секторда яшәүче мөслимлеләрне өмәгә чакыралар
    Яз яшәрү, яшелләнү чоры гына түгел, чистару һәм төзекләнү вакыты да. Республикада, шул исәптән Мөслим районында игълан ителгән чисталык икеайлыгы кысаларында барлык оешма-предприятиеләр дә үз территорияләрен чистарту белән мәшгуль. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексында узган атнада өмәләр үткәрелә башлады. Оешма-предприятие вәкилләре катнашында чистарту белән бергә, агачларны декоратив кисү, буяу,...
    309
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 08:37
    “Талпаннар кеше исен ун метрдан сизә” (урман бетенең актив чоры башланды)
    Табигать белән бергә талпаннар (урман бете) дә әкренләп йокысыннан уяна, дип яза "Интертат.ру". Язгы-җәйге чорда урманга барырга кот очып тора, урман бете белән куркыталар. Талпанның энцефалит дигән куркыныч авыру китереп чыгаруын, баш һәм арка миен зарарлавы турында белмәүчеләр сирәктер. Бөҗәкнең иң актив вакыты май аена туры килә. Шулай да аннан...
    391
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 07:33
    Мөслим сәнгать мәктәбе 50 еллык юбилеен каршы алды
    Мөслимнең балалар сәнгать мәктәбе үзенең 50 еллык юбилеен укучылары, ата - аналары, укытучылары, район җәмәгатьелеге, мәктәпнең сәнгать юлында танылган элеккеге укучылары , кунаклар, күрше - тирә районнардагы коллегалары, мәктәпнең хәзерге һәм элеккеге диреторлары бергә җыелып бәйрәм иттеләр. Мәктәпнең тарихы, уңышлары, киләчәк өчен планнар матур бәйрәм кичендә зәвыклы концерт белән үрелеп...
    315
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 06:19
    Аграр көллият студентлары басуда практика уза
    Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җиң сызганып эшкә кереште. Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалы басуларында көзге бодайны тукландыруга керештеләр. Әлеге агрочарада көллият студентлары катнашып, практика үтә.
    335
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 05:17
    Каен суы аз акса – баллы, күп акса – шикәрсез була
    Яз җиттеме, кеше ничек тә табигатьтән файда күрергә ашыга. Табигатьнең иң беренче бүләге - каен суы. Кирәксә-кирәкмәсә дә, агач тишеп, каен "елатучылар" бар. Дөрес, сихәтле суның файдасын күрүчеләр дә юк түгел. Әмма ничек кенә булмасын, каен суы алу - закон тарафыннан тыелган. - Законсыз төстә агач кисү, урман утыртмаларына зыян...
    364
    0
    0
  • 30 апрель 2017 - 04:03
    "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсы җиңүчесе кинога барачак
    "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсында тавыш бирү дәвам итә. Исегезгә төшерәбез, конкурста Мөслим мәктәпләрендә белем алган 9 сыйныф катнаша. 30 апрель иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, беренче урында гимназия укучылары бара. Талия Җиһангированың сыйныфы өчен 374 кеше тавыш биргән. Икенче һәм өченче урыннар шулай ук гимназия укучыларында. Тавыш бирү тәртибенең тагын бер...
    295
    0
    0
Реклама
Реклама