Алдан хәбәр иткәнебезчә, Мөслимнең иң талантлы балалары, "Йолдызлык" фестиваленең зона турларын үтеп, финалга чыккан иде. Кичә 22 апрель көнне шулар арасыннан "Мөслим бизәкләре" бию ансамбле "Пирамида" күңел ачу үзәгендә узган гала концертта чыгыш ясады. Һәм, ниһаять, күптән көтелгән яңалык, безнең биючеләр призлы 2 урынны яулады.