Мөслим-информ

18 апрель 2017 яңалыклары

  • 18 апрель 2017 - 17:22
    Фермерлар арасында бәйге игълан ителде
    Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек Министрлыгы "2017-2020 елларда ТР башлап килүче фермерларга ярдәм итү" программасында катнашу өчен крестьян-фермер хуҗалыклары арасында бәйге игълан итә. Бәйге 2017 нче елның 12 апреленнән 11 маена кадәр дәвам итәчәк. Анда терлекчелек, кошчылык һәм үсемлекчелек юнәлешләре буенча эш башлаган фермер һәм крестьян-фермер хуҗалыклары катнаша ала....
    279
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 16:16
    Мөслимнең кайбер урамнарында су булмый
    Су системасында авария булу сәбәпле, район үзәгендәге Третья, Фоат Садриев, Булат Вәлиев, Тынычлык урамнарында бүген һәм иртәгә көне буена су булмаячак, дип хәбәр иттеләр Мөслим инженерлык челтәрләреннән.
    226
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 15:09
    "Хыял" мәктәптән тыш эшләр үзәгендә ремонттан соң ниләр булачак?
    Районыбызда төрле төзелеш, яңарту эшләре кышын да тынып тормады. Татарстан Республикасы хөкүмәте ярдәме белән яңа спорткомплекс сафка басып килә, мәктәптән тыш эшләр үзәге бинасы да икенче төсмер ала.
    280
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 14:36
    Синең кызларың, Мөслим! Кул эшләре остасы Рәзилә Софеева белән танышыгыз
    Бүгенге көн китапханәчесе - универсаль шәхес: ул белемле, актив, һәрвакыт үсешкә омтылучы, компьютерны су кебек эчә, һәр яңалыкны беренче кабул итә, халыкны үз идеяләре белән кызыктыра белә. Гомумән, китапка, иҗатка, сәнгатькә гашыйк кешеләр генә китапханәче булып эшли аладыр, мөгаен. Район үзәк китапханәсе библиографы Рәзилә Софеевада бу сыйфатларның барысы да тупланган....
    298
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 13:34
    Метрәйдә яшәүче Мәвлүфә апага 90 яшь тулды (ФОТОЛАР)
    15 нче апрель көнне район җитәкчелеге Метрәй авылында гомер итүче Димиева Мәвлүфә Юнус кызын 90 яшьлек юбилее белән котлады.
    327
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 12:29
    Район ветераннар Советы мөслимлеләрне өмәгә чакыра
    Район ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасы советы президиумының җирле ветеран оешмаларына, барлык райондашларга мөрәҗәгате: Кадерле ветераннар! Хөрмәтле райондашлар!
    249
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 11:28
    Дәүләт хезмәтләре порталы вакытны янга калдыра
    РФ Президентының 2012 нче ел 7 май 601 санлы "Дәүләт идарәсе системасын камилләштерүнең төп юнәлешләре" (дәүләт хезмәтләрен электрон форматта кулланучылар санын арттыру өчен) Указы нигезендә, бүгенге көндә РФ бердәм дәүләт хезмәтләре порталында (БДХП) Эчке эшләр министрлыгы линиясе буенча хезмәт күрсәтүне оештыру мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора.
    546
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 10:26
    Баланлыда балаларны табигатьне сакларга өйрәтәләр
    Укучыларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләү, уртак йортыбыз булган Җир планетасы язмышына җаваплылык хисе булдыру -экологик проблемалар кискенләшкән чорда аеруча әһәмиятле, дип яза безгә Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класс укытучысы Ленара Әюпова.
    293
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 09:23
    Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әгәр ул авыр хәлдә булса, халәте яхшырганчы вакыт бирегез”
    Чын мөселман авыр хәлдә калучы кардәшенә һәрвакыт ярдәмгә ашыга. Ул аңа бурычка дип берәр нәрсә бирсә дә, аны түләтүне ашыктырмый, бәлки, хәле яхшырганчы вакыт бирә, яки бөтенләй гафу итә.
    256
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 08:19
    Бүген күп кенә авылларда ут булмый (ИСЕМЛЕК)
    Бүген, 18 апрель көнне, линияләрдә агымдагы ремонт эшләре бару сәбәпле, 13 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Сикия авылының Школьная урамында һәм 10 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр Тат. Бүләр авылының Солнечная, Дружба һәм Набережная урамында, чәршәмбе, 20 апрель көнне, 13 сәгатьтән 15 сәгатькә кадәр Мәлләтамак авылында ут булмаячак, дип хәбәр...
    225
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 07:17
    49 яшьлек мөслимле наркотик матдә җитештергәне өчен ирегеннән мәхрүм ителде
    Мөслим районы прокуратурасы, 49 яшьлек С. ка карата кузгатылган җинаять эшендә дәүләт гаепләвен раслады. Ул РФ ҖК 228 маддәсенең 1 бүлегендә каралган җинаять (шактый зур күләмдә наркотик, психотроп матдәләрне яки аларның аналогларын законсыз алу, саклау, ясау һәм эшкәртү, шулай ук наркотик һәм психотроп матдәле үсемлекләр, аларның өлешләрен законсыз алу, саклау,...
    236
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 06:13
    Бу җәйдә балаларны кайда ял иттерергә? (Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров белән әңгәмә)
    Мәктәпләрдә уку елының соңгы чиреге башланды. Озакламый соңгы кыңгырау чыңы яңгырар. Чыгарылыш класс укучылары дәүләт имтиханнарын бирергә, ә калган укучылар җәйге ялларга таралыр. Бу җәйдә балаларның ялын оештыру буенча нинди яңалыклар көтелә, алар өчен лагерьлар эшләячәкме? Мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Ильмир Яббаров белән әңгәмә шул сорауларга ачыклык кертер.
    254
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 05:10
    "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсның 4нче катнашучылары - гимназия укучылары
    Матбугат үзәге игълан иткән "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсы дәвам итә. Бәйгедә инде 4 сыйныф катнаша. Мөслимлеләр юллаган фотоларны урнаштыруны дәвам итә. Әлеге конкурсантларыбыз Мөслим гимназиясендә белем ала. 8 "А" сыйныфы фотоларын безгә Мәликә Ханафеева юллаган. Укытучылары - Ирина Тимерханова.
    238
    0
    0
  • 18 апрель 2017 - 04:36
    Мөслимлеләр "Йолдызлык"тан җиңү белән кайтты (+ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Сәләтле балаларны барлау, аларны үстерү максатыннан, Татарстан Республикасы президенты Р.Н. Миннеханов ярдәме белән үткәрелүче «Созвездие - Йолдызлык - 2017» республика телевизион яшьләр фестивале 9-15 апрельдә Казан шәһәренең "Уникс" күңел ачу үзәгендә 17 нче тапкыр республиканың зона турында җиңү яулаган балаларын җыйды. Актанышта үткәрелгән зона турында җингән Мөслим сәнгать мәктәбенең 31...
    277
    0
    0
Реклама
Реклама