Мөслим-информ

16 апрель 2017 яңалыклары

  • 16 апрель 2017 - 17:55
    Лицей укучылары - Бөтенроссия спартакиадасында
    Мөслим лицее командасы бу көннәрдә Уруссуда узган спорт ярышларында катнашты. ТРның укучылар арасындагы мәктәпяны спорт клублары Бөтенроссия спартакиадасының республика этабында алар уңышлы чыгыш ясады.
    312
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 15:48
    "Созвездие-Йолдызлык" фестиваленең быелгы лауреатлары билгеләнде
    Гран-при ияләре бер атнадан - йомгаклау гала-концертында билгеле булачак. Гала-концертта мөслимлеләр дә чыгыш ясаячак. Казанда «УНИКС» концертлар залында "Созвездие-Йолдызлык" XVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең беренче гала-концерты узды. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов патронажы һәм ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе Комиссиясе эгидасы астында үтә, дип хәбәр итә...
    325
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 13:45
    Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтү белән чыкты
    Татарстан һәм аның башкаласы Казан юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, диелә хәбәрдә. Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында хәбәр җиткерде. 17 апрельдә Татарстанда һәм Казанда урыны белән көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан секундына 17 метрга кадәр көчле җил көтелә. Көндез кайбер районнарда җил секундына 22 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Казанда исә секундына...
    607
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 11:41
    Кояшлы Ык ял зонасында ниләр төзеләчәк?
    Узган ел Татарстанда - Су саклау зоналары, ә 2015 ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан республикада һәм Казанда дистәләгән парк һәм сквер төзекләндерелде, яңалары ачылды. Быел республикада - Экология елы. Димәк, башланган проектлар дәвам итә, яңалары да өстәләчәк дигән сүз.
    387
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 10:35
    Татарстанда 120 мең бурычлы чит илгә чыга алмаячак
    Татарстанның суд приставлары агымдагы елның өч аена нәтиҗәләр ясады һәм еллык план белән таныштырды. Идарәдә белдерүләренчә, чит илгә чыгып китүне тыю Татарстанда бурычлыларга каршы көрәштә нәтиҗәле чара булып тора. 2016 елда 60 мең кешегә вакытлыча илдән чыгу тыелган, бу аннан алдагы ел белән чагыштырганда ике тапкырга артыграк. Алардан 3,6 миллиард...
    323
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 09:23
    "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсы катнашучысы белән танышыгыз
    "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсы дәвам итә. Өченче номерлы катнашучыларыбыз Шуганка авылыннан. Әлеге фотоны безгә Ләйсән Абдуллина юллаган. "Без 2010 елда укуны Шуганка урта мәктәбендә тәмамладык. Бик актив класс идек. Хәзер дә күрешеп, очрашып, кызыклар искә алабыз. Яшь барса да, аралар ераклашса да тату класс үзенең шуклыгын югалтмаган. Һаман да тату...
    311
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 08:02
    "Авыл утлары" кул эшләре осталарын эзли
    Җирлегебездә кул эшләре осталары бик күп: чигүчеләр, бәйләү осталары, картиналар иҗат итүчеләр, калай, такта кебек әйберләрдән бизәкләр ясаучылар... Аларны башкаларга да таныту, һөнәрчеләр эшенә мәхәббәт тәрбияләү максатында, газетабыз битләрендә "Күңелем бизәкләре" дигән яңа рубрика ачарга булдык. Янәшәгездә шундый осталар булса, алар турында язып, кул эшләрен фотога төшереп җибәрә аласыз.
    372
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 07:37
    "Җәмигъ" мәчетен төзүдә мөслимлеләр ярдәме мөһим рольне уйный
    Бер ел элек Мөслим җирлегендә "Җәмигъ" мәчет төзелешенә нигез салынды. Манарасы, якынча, 30 метр биеклектә, ә мәйданы 800 кв. метрдан артыграк булган әлеге мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым булган ике намаз залы җәмгысе бер меңгә якын кешене сыйдырачак. Бүгенге көндә эчке эшләр төгәлләнеп килә. Гөмбәзе ясалып бетте, ишекләре һәм...
    406
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 06:33
    Мөслим биючеләре Казан сәхнәләрен яулый
    Бу коннэрдэ Казан шэхэрендэ "СОЗВЕЗДИЕ- ЙОЛДЫЗЛЫК - 2017" XVII республика ачык телевизион яшьлэр эстрада сэнгате фестиваленен сайлап алу зона туры узды. "Мослим бизэклэре" бию ансамбле 22 апрель Пирамида кунел ачу узэгендэ узачак суперфинал гала-концертында чыгыш ясаячаклар. Э "Асса" бию торкеме "УНИКС" концертлар залында булэклэу олешендэ катнашачак.
    440
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 05:18
    Православие динендәге мөслимлеләр Пасха бәйрәм итә
    Бүген Рус Православие Чиркәве якты Христос Терелү көне - Пасха бәйрәм итә. Бу көнне христианнар бәйрәмнең төп бизәге булган йомырка буярга ярата. Рус. Шуган чиркәвендә Пасха көненә каршы төндә гыйбадәт кылынды.
    474
    0
    0
  • 16 апрель 2017 - 04:24
    Kazan Sammit 2017 киң танылу ала
    Международный экономический саммит России и стран Организации исламского сотрудничества (ОИС), ставший за последние годы главной площадкой экономического взаимодействия российских регионов и исламских государств. KazanSummit2017 состоится 18-21 мая. В соответствии с Указом Президента Российской Федерации Владимира Путина Президент Республики Татарстан Рустам Минниханов назначен председателем Группы стратегического видения "Россия - Исламский мир"....
    306
    0
    0
Реклама
Реклама