Мөслим-информ

11 апрель 2017 яңалыклары

  • 11 апрель 2017 - 18:56
    13-16 апрель көннәренә һава торышы
    13 апрель +3, +8, аязучан-болытлы, урыны белән яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан. 14 апрель +2, +13, аяз, җил - көньяктан. 15 апрель +6, +7, болытлы, яңгыр, җил - көньяк-көнбатыштан. 16 апрель -1, +2, болытлы, җил - көнбатыштан.
    588
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 17:10
    "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсының беренче катнашучылары белән танышыгыз
    "Тату бердәм сыйныфыбыз" фотоконкурсының беренче катнашучылары - 1979 елда Мөслим мәктәбен тәмамлаган 10 "В" сыйныфы укучылары. Әлеге фотоны безгә райондашыбыз Мөнирә Арсланова юллады. Мөнирә ханым әле бүген дә мәктәп елларын зур соклану хисләре белән искә ала. Мәктәп тормышы турындагы фотоальбомны ул гел янәшәдә йөртә икән.
    408
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 16:43
    "Сүнмәс дәрт"ләр сәхнә тота
    Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы мөслимлеләр игътибарына яңа концерт программасы тәкъдим итә. Әлеге минутларда район мәдәният йорты сәхнәсендә ветераныбызның чыгышы бара. Залда алма төшәр урын да юк.
    381
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 14:25
    Җанатарлар паспорты Конфедерация Кубогы матчларында катнашу өчен кирәк
    В Татарстане с 1 февраля этого года выдано свыше 2 тысяч паспортов болельщика Кубка конфедераций, сообщает ИА «Татар-информ». В Казани центр выдачи паспортов болельщиков находится по адресу: ул. Баумана, д.44/8 (здание кинотеатра «Родина»). Перед матчами Кубка Конфедераций у стадиона «Казань-Арена» будут открыты временные точки по выдаче паспортов болельщиков. «Паспорт болельщика...
    421
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 13:18
    Су буйларында учак яккан мөслимлеләрне җаваплылыкка тартачаклар
    15 апрельдән республика буенча янгынга каршы режим айлыгы керә. Айлык кысаларында тиешсез урыннарда коры чүп яндыру, су буйларында шашлык пешерү һәм урманнарга керү тыела. Моның өчен штраф санкцияләре билгеләнгән. Хоку бозучыларга, аерым алганда, гражданнарга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга 40 меңнән алып 50 мең сумга кадәр,...
    427
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 12:04
    Район үзәк хастаханәсендә онкология һәм туберкулез авыруларын ачыклыячаклар
    12 апрель көнне район үзәк хастаханәсендә ике комиссия эшләячәк. Башкаланың республика туберкулезга каршы диспансеры һәм онкология клиник хастаханәсе табиблары оештыру-консультация ярдәме күрсәтеп, җирлегебездәге табибларның сорауларына җавап бирәчәк. Тәҗрибә уртаклашу максатыннан оештырылган комиссия эшчәнлеге аеруча туберкулез авыруын профилактикалау максатыннан эшләнә. Әлеге авыру хәзер кечкенә сабыйларда да күзәтелә. Бу өлкәдә эшне фтизиопедиатр...
    406
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 11:08
    Басудан төшкән кар суын мотопомпа белән суырталар
    Яңа микрорайонда ел да яз килү шатлыгын урамнарны су басу куркынычы боза иде. Быел да әлеге мәсьәлә хәл ителер дип ышанасы килә. Курай паркында тәүлек әйләнәсендә 8 мотопомпа эшләп тора. Һәрбер мотопомпа минутына бер тонна су үткәрә. Басудан төшкән суларны шул рәвешле башка үзәнгә җибәрү урамнарны һәм шәхси йортларны су...
    382
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 10:01
    Ыкта боз киткәнен мөслимлеләр күрми дә калды (ФОТОЛАР)
    Бу көннәрдә һава температурасы төннәрен 0 градустан түбән торды. Шулай булгач, язгы ташуны да апрель урталарында гына китәр, дип көтте белгечләр. Тик фаразлар чынга ашмады. 11 апрельгә каршы төндә Ыкта боз кузгалды.
    354
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 09:05
    Кичә Тат. Шуган авылы юлында авария булган
    10 апрель көнне кичке 18 сәгать тирәсендә Мөслим -Тат.Шуган юлының 2 нче километрында җиңел машиналар бәрелеште. ВАЗ-2109 машинасы шоферы алдындагы машинаны узарга теләп, каршы як полосага чыга һәм Деу-нексиа машинасы белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ике машина да техник зыян, рульдәгеләр һәм пассажирлар тән җәрәһәтләре алды.
    352
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 08:36
    Мөслим сәнгать мәктәбе юбилей кичәсенә әзерләнә
    Быел Мөслим сәнгать мәктәбенә 50 ел була. Шул уңайдан мәктәп коллективы мөслимлеләр игътибарына зур концерт программасы әзерли. Бүген әлеге тамашага тулы көчкә әзерлек бара. Концертның көне, вакыты һәм урыны турында мәгълүматны игътибарыгызга соңрак җиткерербез.
    333
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 07:32
    Әбүнәчеләребез игътибарына!
    2017 елның икенче яртыеллыгына "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылу бара. Бәяләр аерым кешеләр өчен - 735 сум, оешмалар өчен - 825 сум. АЛьтернатив, ягъни Матбугат үзәгеннән килеп алу шарты белән язылу бәясе - 300 сум. Электрон подписка шулай ук 300 сум. Киләсе яртыеллыкта да бергә калыйк.
    459
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 06:30
    Бүген Сөякәйдә ут булмый
    бүген, 11 апрель көнне 9 сәгать 30 минуттан 15 сәгатькә кадәр Сөякәй авылының Садовая урамындагы 5-23, 2-18 йортларында ут булмый, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән. Сәбәбе - линияләрдә ремонт эшләре бара.
    459
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 05:26
    Район эчке эшләр бүлеге апрель аена гражданнарны кабул итү графигын тәкъдим итә
    Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлеге җитәкчелеге гражданнарны кабул итүне "Россия Федерациясендә гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында"гы 59 санлы Федераль закон (2 май, 2006 ел) нигезендә оештыра. Кабул итү график нигезендә алып барыла. Әлеге график Россия Эчке эшләр министрлыгының Мөслим районы буенча бүлегенең интернет-сайтында һәм район эчке эшләр...
    471
    0
    0
  • 11 апрель 2017 - 04:23
    Язгы ташу: Мөслимне су басармы (белгечләр фаразы)
    Язгы ташу кинәт тә башланырга мөмкин, ди белгечләр. Ләкин бу көннәрдә һава температурасы төннәрен ноль градустан түбән тора. Шулай булгач, хафаланырга урын юк әлегә. Белгечләр хәбәр итүенчә, быелгы кар соңгы берничә ел белән чагыштырганда 50-70 процентка нормадан күбрәк булган.
    383
    0
    0
Реклама
Реклама