5 апрель 2017 яңалыклары
-
5 апрель 2017 - 18:32Баланлыда балаларны экологик яктан тәрбияләүгә зур игътибар биреләКешенең яшәеше өчен фән һәм техниканың алга китүе, тормыш-көнкүреш шартларының уңайлы булуы гына җитми, тирә-юньнең чисталыгы, су һәм һаваның сафлыгы, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының төрлелеге дә зур әһәмияткә ия. Җирдәге тереклекне саклап калу проблемасы көннән-көн кискенләшә бара, дип яза безгә Баланлы төп гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч класслар укытучысы Ленара...
-
5 апрель 2017 - 17:29Мөслимдәге балалар бакчаларында ремонт төгәлләнеп киләТөзелеш, төзекләндерү буенча республика программалары Мөслимебездә дә уңышлы тормышка ашырыла. Соңгы елларда районыбыз чын мәгънәсендә төзелешләр мәйданына әверелде. Авылларда күпфункцияле үзәкләр сафка басты, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренә капиталь ремонт үткәрелә. Узган ел Җәмигъ мәчетенә нигез салынды, быел зур спорт сарае төзелә башлады. Бу көннәрдә исә район үзәгендәге "Ләйсән" һәм "Миләшкәй"...
-
5 апрель 2017 - 16:09Бүген Мөслимгә кыр казлары кайттыАпрель ае башлануга карамастан, урамда һаман да әле кыш белән яз тартыша. Синоптиклар 2017 елның язы вакытыннан иртә килде дип белдерсә дә, җылы кояшлы көннәр аралаш карлап-буранлап та ала. Шуңа да карамастан, җылы яктан кайтучы кошлар да күренә башлады. Күрдегезме икән - бүген төш вакытында Мөслим өстеннән тезелешеп кыр казлары...
-
5 апрель 2017 - 15:06Игътибар, ут булмыйЛинияләрдә агымдагы эшләр бару сәбәпле, иртәгә, 6 апрель көнне 9 сәгать 30 минуттан 16 сәгатькә кадәр Бәкәбез авылының Вахитов һәм Речная урамнарында ут булмый, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
5 апрель 2017 - 14:50Сидякин: "Озакламый 5нче санлы "Акварель" торак комплексы ачкычлары фатир хуҗаларына тапшырылачак"Получение разрешения на ввод дома ожидается в ближайшие дни, после чего начнется заселение. Объект достроен за счет реализации активов «Свея».
-
5 апрель 2017 - 13:48Синең улларың, Мөслим! Механизатор Алмаз Әһлиев белән танышыгыз"Органик групп" җәмгыятенең "Калмыя" бүлекчәсендә дүрт дистә елга якын механизатор булып эшләүче Әһлиев Алмаз Сәйфи улы (рәсемдә) быелгы язгы-чәчү кампаниясе башлануын да түземсезлек белән көтә.
-
5 апрель 2017 - 12:04Биектау районында социаль ипотека буенча 27 фатирлы йорт кулланышка тапшырылаТоржественное заселение нового многоквартирного дома прошло сегодня в поселке Бирюлинский зверосовхоз.
-
5 апрель 2017 - 11:34"Ләйсән" бакчасына йөрүче балалар - "Агромастер"даРайон үзәгендәге "Ләйсән" балалар бакчасы нәниләре "Агромастер" җәмгыятенә экскурсиягә бардылар. Компания җитәкчесе Илгиз Исламов балаларны яңа технологияләр һәм заманча җайланмаларның эшләү ысуллары белән таныштырды. Биредә җитештерелгән продукциядән күргәзмә дә ясалган иде. Сабыйларга әлеге сәяхәт бик ошады. Очрашу истәлеге итеп нәниләргә күчтәнәчләр тутырылган пакет та бирелде.
-
5 апрель 2017 - 10:22Нәни инспекторлар өчен "Юлларда сак бул" дип исемләнгән викторина оештырылды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)Мәктәптән тыш эшләр үзәге Сарман һәм Мөслим районнары буенча юл йөрү кагыйдәләре программаларын финанслау директоры Алсу Ситдыйкова белән берлектә "Юлларда сак бул" дигән темага викторина үткәрде. Чараны башлангыч класслар укытучысы Гөлнур Мирсалихова әзерләде.
-
5 апрель 2017 - 09:18"Мизгел"дә "Калфаклар туе" узачакХөрмәтле оешма-предприятие, учреждение җитәкчеләре! Милли йолаларны, традицияләрне торгызуга багышланган чаралар циклыннан "Мизгел" яшьләр үзәгендә, 17 апрель көнне 18.00 сәгатьтә "Калфаклар туе" үткәрелә. Сез җитәкләгән коллектив хатын-кызларын үз куллары белән эшләгән калфаклары белән шул кичәгә чакырабыз.
-
5 апрель 2017 - 08:12Мөслимдә чисталык икеайлыгы башландыТР Министрлар Кабинетының 527-р санлы боерыгы нигезендә 1 апрельдән 31 майга кадәр республикада территорияләрне чистарту буенча санитар-экологик икеайлык үткәрелә. Әлеге чарага кушылу максатында, район Башкарма комитетының 24 санлы боерыгы кабул ителде.
-
5 апрель 2017 - 07:05"Туган як" агрофирмасы язгы чәчүгә әзерлектә лидерлык итәКичә районыбызда авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре катнашында авыл хуҗалыгы формированиеләренең язгы кыр эшләренә әзерлеге буенча бәйге-конкурс үтте. Бәйге барышында агрофирмалар һәм крестьян фермер хуҗалыкларның әзерлеге тикшерелде.
-
5 апрель 2017 - 07:00Гимназиялеләр экология мәсьәләләрен тикшерәМөслим гимназиясе дә "Без бергә!" бөтенроссия акциясенә кушылды. Аның кысаларында өлкән сыйныфлар "Калдыклардан азат булу" исеме астында экология дәресе уздырды. Гимназиянең биология укытучысы Ләйсән Бариева белән оештырылган әлеге чара укучыларга тирә-юньгә сак караш тәрбияләүне дә, киңәш-тәрбия бирүне дә үз эченә алды.
-
5 апрель 2017 - 06:07Табиблар баланы салкын тиюдән саклау ысуллары турында сөйлиСоңгы көндә ашыгыч ярдәм бүлегенә 60 чакыру һәм мөрәҗәгать булган. 7 кешегә кискен респиратур авыруы диагноз куелган, аларның 5се - кечкенә балалар. Гадәттә ашыгыч ярдәм бүлеген өйгә кечкенә балалары булган әниләр чакыра. Соңгы арада вирус инфекциясе йөри. Ул югары температура, тамак шешү белән характерлы. Авырмас өчен вакытында витаминнар кабул итү,...
-
5 апрель 2017 - 05:52Сәламәтлекләре чикле балаларга ярдәм итүче сайт булдырылганКүрү һәм ишетү буенча сәламәтлекләре чикле сабыйлар өчен республикада рәсми сайт эшләп килә. Бер үк вакытта сукыр һәм саңгырау балалар өчен эшләнгән әлеге сайтка кереп, әти-әниләр консультация ала, үзләрен борчыган сорауларга җавап та таба ала. Шунысы куандыра, җирлегебездә тома сукыр һәм шул ук вакытта саңгырау да булган балалар юк. Аерым...