Мөслим-информ

28 март 2017 яңалыклары

  • 28 март 2017 - 17:14
    Мөслимгә - диплом!
    Мөслим муниципаль районы ТР Министрлар кабинетының дипломына ия булды. Районыбыз "2014-2020 елларда ТР энергия саклау һәм энергия эффектлылыгын күтәрү" дәүләт программасын тормышка ашыруда актив катнашучы муниципаль берәмлек номинациясендә актив катнашканы һәм 2016 ел нәтиҗәләре буенча энергия саклау һәм энергия эффектлылыгын күтәрү буенча иң яхшы уңышка ирешкәннәре өчен" лауреат дип табылды....
    277
    0
    0
  • 28 март 2017 - 16:10
    РФ Дәүләт Думасы депутаты Мөслимдә түгәрәк өстәл уздыра
    Регионал атналык кысаларында, 30 март көнне район хакимиятенең актлар залында РФ Дәүләт Думасы Федераль җыены депутаты Равил Хөснуллин, "Түгәрәк өстәл" үткәрә. Очрашуга авыл җирлеге башлыклары һәм оешма-предприятие җитәкчеләре чакырыла. Очрашуда законнар чыгаручы һәм башкарма органнар арасындагы үзара хезмәттәшлек һәм Дәүләт Думасы каравына юнәлтелгән мәсьәләләр каралачак.
    260
    0
    0
  • 28 март 2017 - 15:14
    Мөслим лицеенда IV республикакүләм “Фоат Садриев укулары – 2017” үтте
    "Татмедиа" ачык акционерлык җәмгыяте филиалы "Мәгариф" журналы редакциясе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Мөслим районы мәгариф идарәсе белән берлектә үткәрелгән чарада республика районнары һәм шәһәрләреннән 80 нән артык укытучы һәм укучы, алты секциягә бүленеп, фәнни-эзләнү, проект эшләрен тәкъдим итте. Аларның эшенә язучылар, галимнәр һәм укытучылар бәя бирде. Чара ахырында җиңүчеләр дипломнар...
    465
    0
    0
  • 28 март 2017 - 14:08
    Ел башыннан Мөслимдә 9 янгын булган
    Соңгысы аның 17 март көнне Туйгельде авылында булды. Шәхси хуҗалыкта мунча янды. Мунча миченең кызып китүе сәбәпле, мунчаның эченә шактый зыян килгән. Янгын сүндерү бүлеге хезмәткәрләре халыктан уяу булуларын, электр эшләнмәләре белән сак эш итүләрен сорый.
    405
    0
    0
  • 28 март 2017 - 13:18
    Мөслимлеләр Т. Миңнуллин укуларында катнашты
    Мөслим гимназиясенең 8 сыйныф укучылары Алинә Ханнанова һәм Алинә Хәертдинова Туфан Миңнуллин исемендәге республикакүләм конференциядә катнашты. Алинә Ханнанова - II дәрәҗә дипломга, Алинә Хәертдинова лауреат исеменә лаек булды. Кызларның фәнни җитәкчесе - укытучы Зөлфия Шәнгәрәева.
    339
    0
    0
  • 28 март 2017 - 12:16
    Фоат Садриевны туган авылы - Олы Чакмакта зурладылар
    Якташыбыз, язучы Фоат Садриев шушы көннәрдә гомер бәйрәмен билгеләп үтте. Шул уңайдан аның туган авылы - Олы Чакмак мәктәбендә "Авылымның ярсып очкан кошы" исемле тормыш дәресе үткәрелде. Бу дәрес һәрбер сыйныфта уздырылып, укучыларга язучының әсәрләре аша белем һәм тәрбия бирелде. Фоат Садриев мәктәп музеена шәхси экспонатларын да тапшырган.
    434
    0
    0
  • 28 март 2017 - 11:11
    Баек егете Данил Әбрар Кәримуллин конференциясендә җиңүче булды
    24 март көнне Саба районында Әбрар Кәримуллин исемендәге республикакүләм фәнни-гамәли конференция узды. Анда Баек төп мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Данил Садриев та катнашты. Якташыбыз "Татар филологиясе" секциясендә уңышлы чыгыш ясап, III дәрәҗәдәге Җиңүче дипломына ия булды (фәнни җитәкчесе - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Садриева). "Педагогик эзләнү" секциясендә Тат....
    423
    0
    0
  • 28 март 2017 - 10:18
    Каникуллар вакытында кагыйдә бозган 28 бала тоткарланган
    "Язгы каникуллар-2017" операциясе төгәлләнде. Балалар катнашындагы фаҗигаләрне киметү максатыннан оештырылган әлеге чарада балигъ булмаганнар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 28 очрагы теркәлеп, карточкалар тутырылды. Операция барышында балаларны машинада махсус креслодан башка йөрткән 18 шоферга административ беркетмәләр төзелде.
    282
    0
    0
  • 28 март 2017 - 09:04
    Табибка - интернет аша алдан язылып
    Дәүләт хезмәтләре порталы аша табибка язылу күпкә отышлы, чират көтеп торасы юк, ди район педиатры Резеда Мөҗипова. Узган атнада гына 107 бала табибка шулай алдан язылып килгән. Интернетлары булмаганнарга да борчыласы юк: хастаханәнең керү өлешендә урнаштырылган инфомат аша да табибка чиратка язылырга мөмкин. Алга таба авыруларны шушы тәртиптә генә кабул...
    298
    0
    0
  • 28 март 2017 - 08:07
    Мөслимдә "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы старт ала
    Әле күптән түгел мәктәп укучылары ярыша-ярыша игелек конкурсында катнашкан иде. "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсының асылы да шуннан гыйбарәт иде. Нәтиҗәдә, Мөслим яшьләре тарафыннан 100гә якын игелек акциясе оештырылды. Бүген әлеге нәтиҗәле бәйгк янәдән старт ала. Конкурста бу юлы да мәктәп командалары катнаша алачак. Бәйге шартлары, катнашу вакыты һәм тәртибе https://vk.com/mc_mizgel...
    290
    0
    0
  • 28 март 2017 - 07:05
    Мөслимлеләрне калфак ясау остаханәсенә чакыралар
    "Мизгел" яшьләр үзәгендә , 28нче март көнне , сәгать 18:00 да хатын - кызларның "Ак калфак" район җәмәгать оешмасы , ветераннар советы, мәдәният бүлеге һәм "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә хатын - кызларның милли баш киеме калфак чигү, тегү буенча мастер - класс үткәрә. Узен белән тукыма, җеп һәм инә...
    276
    0
    0
  • 28 март 2017 - 06:57
    Сәетлеләрнең ялы спортта уза
    Соңгы вакытта авыллар тормышы күзгә күренеп җанланды. Китапханә, мәдәният йортф, мәктәп, авыл клубы сәхнәсе аеруча яшьләрне күп кабул итү. Бу атнада сәетлеләр күңелле стартларда катнашты. Моннан тыш, җирлектә тематик кичәләр, дискотека, очрашу-әңгәмәләр дә еш оештырыла.
    293
    0
    0
  • 28 март 2017 - 05:54
    Краснояр авылында балаларның язгы каникулы аеруча күңелле уза
    Бирегә килеп ял итү шартлары белән танышмаган кеше ышанмас та. Яшүсмер егет-кызларның буш вакыты заяга узмый. Краснояр авыл клубы мөдире язгы каникул чорында мәктәп укучылары белән өстәл уеннары оештырды.
    288
    0
    0
  • 28 март 2017 - 04:51
    Нәни метрәйлеләр чишмә яшәешен кайгырта
    2017 ел - ТРда Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы уңаеннан Метрәй авыл мәдәният йорты китапханә белән берлектә балалар белән "Салкын Чишмә" гә экскурсия оештырдылар. Табигать кочагында балалар белән җылы әңгәмә уздырылды, төрле кызыклы уеннар оештырылды.
    292
    0
    0
Реклама
Реклама