Республика буенча "Наркотиклар белән кайда сату итәләр, хәбәр ит!" акциясе старт алды. Аның кысаларында Югары Табын авылы китапханәчесе Түбән Табын мәктәбенең 5-7 нче сыйныф укучылары өчен "Яман гадәтләрдән сак булыйк!" темасына тәрбия дәресе үткәрде. Тәмәке, спиртлы эчемлекләр, наркотикларның яшь организмга тәэсире турында эчтәлекле чыгыш тыңлаганнан соң, укучылар үз фикерләрен җиткерделәр.