Машинаны учетка кую-төшерү, теркәү уздыру, машина йөртү таныклыгы алу өчен хәзер дәүләт хезмәтләре порталына кереп, гариза бирү һәм чират алу мөһим. Портал аша ДАИ хезмәтләре өчен дәүләт пошлинасын карта белән түләгәндә, хәзер 30 процент ташлама ясала башлады. Димәк, акча да, вакыт та янга кала дигән сүз.