Реклама
13 март 2017 яңалыклары
-
Ә сез Мөслим телевидениесен карыйсызмы? (СОРАШТЫРУ)
Игътибарыгызга яңа сораштыру игълан иттек. Мөслим телевидениесен караучылар саны күпме икән? Карый алмаганнар ни сәбәпле безнең репортажларны күрә алмый? Сораштыруга рәхим итегез: http://muslumirc.ru/ru/component/poll/36-2017-03-13-16-34-00.html.
-
Роспотребнадзор ачык ишекләр көне үткәрә
15 март көнне, Яр Чаллы шәһәрендә Актаныш районында Роспотребнадзорның территориаль бүлеге, 8 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр "Кулланучылар өчен ачык ишекләр көне" үткәрә. Чараның үтү урыны: Яр Чаллы шәһәре, Низаметдинов урамы 14 йорт. Хәбәрләшү өчен телефон: 32-06-07.
-
Мөслимлеләр ГТО нормативларын тапшыра
Мөслим җыелма командасы, Актаныш авылында узган ГТОның кышкы фестивале зона турында катнашып, 2 урын яулап кайтты. Фәһим Галяев, Фасыйл Арсланов, Сиринә Фәсхиева һәм Инзил Талыйпов яхшы нәтиҗәләр күрсәтте.
-
8 март бәйрәменә багышланган концерт
-
Фотоконкурс җиңүчеләре уңыш формуласы белән уртаклашты
Кичә, 12 март көнне 8 март - Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган "Әнием бар шул минем" фотоконкурсы тәмамланды. Нәтиҗәдә, беренче урынны Алисә Карамова, икенче урынны Надежда Верхоланцева яулады.
-
Мөслим матбугат үзәге яңа бәйге игълан итә: “Март песиләре”!
Бәйгегә песиегезнең кызыклы фотоларын (3-5 сурәт) җибәрүегезне сорыйбыз. Фотолар безнең сайтта урын алачак. Иң кызыклы һәм иң күп тавыш җыйган фото авторларын бүләк көтә. Фотоларны 17 мартка кадәр электрон адресыбызга җибәрүегез кирәк. Тавыш бирү 17 мартта башлана. Бәйгегә нәтиҗә 21 мартта ясала. Бәйге шартлары буенча, җиңүченең бүләк алырга яраткан песие...
-
Дәүләт хезмәтләре порталы түләүләр өчен комиссия алмый
Билгеле булганча, хәзер күпчелек гражданнар торак-коммуналь түләүләрне дәүләт хезмәтләре порталы аша башкара. www.uslugi.tatarstan.ru порталында шәхси кабинетка теркәлү 5 минут вакытны ала һәм бик күп мөмкинлекләр ача.
-
Ирекле сораштыруда катнашырга тәкъдим итәбез!
Сайтыбызга яңа сораштыру (опрос) урнаштырылды. "Интернет-магазин аша товар алганда (хезмәткә заказ биргәндә) кулланучыларның хокукларын бозу белән очрашканыгыз бармы?"
-
Мөслимдә иң көчлеләр кубогына ярыш узачак
18 март көнне, гимназия базасында, "Мөслим районында көчлеләр" кубогы өчен ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында волейбол ярышлары уза. Ярышлар 9 сәгатьтә башлана. Иң көчлеләр һәм җитезләрне ярышларда катнашырга чакырабыз. Ә актив җанатарларны уеннарны карарга көтеп калабыз. Килегез, үкенмәссез!
-
Хәрби комиссариат укырга чакыра
Мөслим һәм Сарман районнары хәрби комиссариаты урта һөнәри яки югары белеме булган гражданнарны хезмәткә чакыра. Урта, һөнәри белемнәре булган егетләр оборона министрлыгы югары уку йортына керә алалар. Информация өчен телефоннар: 8(85559) 2-43-34, 2-43-70, 2-61-42, 89178831659, Сарман районы, Сарман авылы, М.Җәлил урамы, 57а йорты.
-
Авылларда күркәм хатын-кызларны хөрмәтләделәр
Шуганка авыл клубы, китапханә һәм балалар бакчасы белән берлектә Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан "Әниемнең җылы кочагы" дип исемләнгән бәйрәм чарасы үткәрде. Шулай ук бәйрәм уңаеннан "Әниемнең алтын куллары" дип исемләнгән кул эшләре күргәзмәсе дә оештырылды. Балалар матур шигырьләрен сөйләделәр, җырладылар, биеделәр һәм төрле кызыклы уеннарда катнаштылар, әниләренә үз куллары белән...
-
Мөслим көрәшчеләре республика ярышыннан җиңү белән кайтты
Түбән Кама шәһәрендә грек-рим көрәше буенча республика укучыларының XI спарткиадасы үтте. Бу ярышта 12 көрәшче райондашыбыз да катнашып, уңышлы чыгыш ясадылар. Айдар Шарифуллин 120 кг авырлык категориясендә өченче урынны алды. Тренеры -Альберт Шәймөхәмәтов.
-
Игътибар, иртәгә Мөслим авылларында ут булмый
14 мартта 9.30-15.30 сәгатьләрдә Мәлләтамак, Нарат Асты, Катмыш авылларында ут булмаячак, дип хәбәр итәләр подстанциядән.
-
Казанда Зөлфәтне искә алачаклар
Күренекле шагыйрь, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Зөлфәтнең тууына 70 ел тулуга багышланган искә алу чарасы Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукай исемендәге клубында 13 мартта үткәрелә дип хәбәр итә берлекнең матбугат хезмәте. Әлеге кичә бүген Рушат Солтанов җитәкчелегендә Мөслим районы делегациясе лә юл тотты. Оештыручылар - шагыйрь Зөлфәтнең каләмдәшләре, дуслары...
-
Игътибар, язгы бозга керү куркыныч
Язын боз өстеннән елга, буа, күл аша чыгу - куркыныч. Җәяүлеләр кичүен искәрткән билгеләргә игътибар итәргә, бозда махсус түшәмәләрдән файдаланырга кирәк. Ышанычсыз бозга кермәвең хәерле. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы Кече үлчәмле суднолар буенча дәүләт инспекциясе үзәге мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанның кечкенә елгалары боздан арчыла башлады инде. "Шуны истә...