Реклама
23 февраль 2017 яңалыклары
-
"Кояшлы Ык" буенча фикер-тәкъдимнәр көтәбез
2 март көнне Мөслимдә Татарстан Республикасының Җәмәгать урыннарын үстерү программасы кысаларында "Кояшлы Ык" яр буен төзекләндерү проект семинарына җыелыш булачак. Күмәк проект ясау белгечләре белән Мөслим халкы территориянең яңартылган өлешендә нәрсә ошады, нәрсәне эшләп бетерәсен һәм киләчәктә яр буе нинди үсеш алу турында фикер алышу узачак. Чарада барлык теләүчеләр катнаша...
-
Картлар йорты өлкәннәре дә котлаулар кабул итте
23 нче февраль Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Мөмлим картлар һәм инвалидлар йортында матур чаралар үтте. Өлкәннәрне бәйрәм белән котларга район пенсия фонды җитәкчесе Фәридә Ганиева, район Пенсионерлар союзы җитәкчесе Гөлшат Закироап күчтәнәчләр белән килделәр. Картлар йорты эшчәнлеге белән таныштылар, өлкәннәрнең сорауларына җавап бирделҗр. Картлар йорты хезмәткәрләре концерт программасы куйды. Шулай...
-
Мөслимдә "Аҗаган" уены узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Аҗаган уены мәктәп укучылары күңелендә ел да матур кышкы хатирә булып саклана. Бик күпләр бу уен турында сөйләгәндә мәшәкатьсез, рәхәт балачагын искә ала. Уенның бүген дә элеккегедәй популяр, көтеп алынган булуы һәм актив узуы сөендерә. Быел яшүсмерләр Аҗаган уенын "Кояшлы Ык" ял зонасында уздырды. Бүләкләр, мактаулар, шау-шулы уеннар егет-кызларның бәйрәм...
-
Гимназия укытучылары бөтен республикадан килгән директорларга мастер-класс күрсәтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Гимназия базасында мәктәп директорларының семинары узды. "Методик эшне оештыруның муниципаль моделе" исеме астында узган әлеге чарада Мөслим, Кукмара, Яңа Чишмә, Башкортстан республикасының Илеш районы мәктәпләренең директорлары катнашып, үзара тәҗрибә уртаклашты.
-
Мөслимлеләр бәйрәм ярминкәсендә күңел ачты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә багышлап, бүген Метрәй авылында ярминкә гөрләде. Чарада катнашкан мөслимлеләр район эшмәкәрләре тәкъдим иткән авыл хуҗалыгы продукциясе, кием-салым, көнкүреш кирәк-ярагы, хәтта төзелеш материаллары сатып алды. Метрәйлеләр кунакларны кайнар чәй, коймак, шашлык, җыр-биюләр белән каршы алды.
-
Мәктәпләрдә "Тыюлык дәресләре" бара
Район мәктәпләре, Бөтенросия күләмендә узучы "Тыюлык дәресләре" экология акциясендә катнашып, Россия һәм Татарстан киңлекләрендә булган тыюлыклар белән танышуны дәвам итә. Аның кысаларында мәктәпләрдә табигатькә сак караш тәрбияләү максатында, класс сәгатьләре, аерым чаралар да уза.
-
Метрәйдә бүген ярминкә гөрли
Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген Метрәй авылында бәйрәм ярминкәсе уза. Бәйрәмгә барырга теләүчеләр өчен махсус автобус көйләнгән. Ул мөслимлеләрне 10.00, 10.30 сәгатьләрдә "Диксис" кибете яныннан алып китәчәк. Ярминкәгә артистлар чыгышы да көтелә.
-
Бүген Сал.Мухан авылында волейбол турниры уза
23 февраль көнне Сал. Мухан авылында физкультура укытучысы Шаһит Гатауллин истәлегенә волейбол турниры уза. 2002 елдан бирле үткәрелүче әлеге чара ел да, традиция буларак, мәрхүм үзе укыткан мәктәптә үткәрелә. Волейбол сөючеләрне бәйгегә көтеп калалар.
-
Район башлыгы Рамил Муллин мөслимлеләрне бәйрәм белән тәбрикли
Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Хөрмәтле ир-егетләребез! Муниципаль район Советы, Башкарма комитеты һәм шәхсән үз исемемнән сезне Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән тәбрик итәм.