Мөслим-информ

21 февраль 2017 яңалыклары

  • 21 февраль 2017 - 19:06
    Бәйрәм ялларында симәклеләрнең концертын карагыз
    Авыл җирлекләре арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Яшьнәп яшә, җырлы халкым!" район смотр-конкурсы дәвам итә. 21 февраль көнне - Олы Чакмак авыл җирлеге сәхнә тотты. 24 февральдә Симәк авыл җирлеге үзешчәннәре район мәдәният йортында чыгыш ясаячак. Башлана 19.00 сәгатьтә. Керү ирекле.
    276
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 17:01
    Ватанны саклаучылар көнендә Метрәй авылына җыелабыз
    23 февраль көнне Метрәй сәүдә үзәгендә ярминкә гөрләячәк. Ярминкәдә ит, сөт продукцияләре, гөмбә, балык, бал, төрле кул эшләнмәләре, төзелеш материаллары, кием-салым, итекләр, кайнар ризыклар һәм башкасын сатып алырга мөмкин булачак. Үзегез җитештергән продукция белән дә сату итәргә була. Ярминкәдә район үзешчәннәре концерты бәйрәм кәефе бүләк итәр. Кунакларны кайнар чәй, бәйрәм...
    264
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 15:22
    Мөслим эшмәкәрләре – Мәскәүдә съездда
    Мәскәүдә Россия крестьян-фермер хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоцияциясенең XXVIII съезды узды. Мөслим районыннан анда фермерлар Рафил Нуретдинов һәм Ирек Хәмәдишин катнашты.
    274
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 13:04
    Мәктәпләрдә "Туган тел" көнен билгеләп үттеләр
    21 февраль - халыкара туган тел көне. Шул уңайдан лицейда класс сәгатьләре узды. Укучылар "Татар галәме" дигән кинофильм карады. Әлеге кинолентада татарның күренекле шәхесләре - балет биючесе Рудольф Нуриев, җырчы Алсу, композитор Софья Гобәйдуллина татар теленең роле, татар милләте турында бәян итә. Ана теленең тиңсез хәзинә булуын бәян итеп, үз...
    347
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 12:01
    Иптәшләрчә очрашу кубогы - Мөслим командасында (ФОТОРЕПОРТАЖ)
    Ватанны саклаучылар көне уңаеннан баскетбол буенча районара иптәшләрчә очрашу үткәрде. Турнирда 5 команда катнашты. Беренче урынга һәм җиңүче Кубогына "Мөслим яшьләре" командасы лаек булды. Икенче урынны "Минзәлә" командасы, өченче урынны "Форпост" командасы яулады. Җиңүчеләргә яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге, "Мизгел" яшьләр үзәгенең Дипломнары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. Фотолар "Мизгел"...
    302
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 11:31
    Буран Мөслим авылларын юлсыз калдыра язган
    Кичә, 20 февральдә, көчле буран булу сәбәпле Тат.Бүләр, Үрәзмәт, Мари Бүләр юлларында "Татавтодор" җәмгыяте эшчеләре кизү торды. Тәүлек дәвамында "Татавтодор"ның Мөслим участогы егетләре, 13 берәмлек техника юлларны кардан чистартты. Эш бүген дә дәвам итә. Бу минутларда да төрле юнәлештә юлларны кардан чистарту бара, асфальт өслекле юлларга 20 процентлы тозлы ком...
    271
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 10:32
    Мөслимлеләр кичен янәдән сусыз калачак
    Мөслим инженерлык челтәрләре янәдән мөслимлеләргә мөрәҗәгать итә. "Линияләрдә ремонт эшләре барганлыктан, сездән сабырлык сорыйбыз. Бүген кичен аэропорт микрорайонында һәм Колхоз урамында яшәүчеләр су системасыннан аерылып торачак", - ди алар. Димәк, бүген, 21 февраль көнне 22.00 сәгатьтән алып 22 февральнең иртәнге 6сына кадәр су бирү туктатылып торачак. Бу район үзәгенең Колхоз...
    277
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 10:23
    Сәнгать мәктәбе пианистлары республикада танылу алды
    20 февраль көнне Яр Чаллы сәнгать колледжында пианистларның регионара конкурсы үтте. Анда якын-тирә шәhәр hәм районнардан 50 дән артык музыкант катнашты. Югары уку йортларында белем бирүче әйдәүче укытучылардан торган профессионал жюри чыгыш ясаган баланың техник осталык дәрәҗәсен, фразировка, үзен сәхнәдә профессиналь артистларча тоту культурасын, башкарган әсәрен тыңлаучыга тулы дәрәҗәдә җиткерә...
    282
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 08:21
    Мөслимдә җил чәчәге белән чирләүчеләр күбәйгән
    Районда ел башыннан җил чәчәге (ветрянка) белән балалар бакчаларында 26 бала чирләгән. Авыручыларның күбесе "Күбәләк" балалар бакчасында теркәлгән. Узган елның декабрендә генә дә 33 баланың җил чәчәге белән чирләгәне мәгълүм. Район педиатры Резеда Мөҗипова хәбәр итүенчә, быел бу чирдән вакцина кайтарылмый. Ә узган ел вакцина ясарга мөмкинлек булып та, күп...
    277
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 07:07
    11 мартта ни өчен бөтен Россия халкы интернетта утырачак?
    Быел һәр елны математикадан узучы Бөтенроссия контроль эше 11 мартта булачак, дип хәбәр итә «Яндекс» компаниясе. Контроль эш мәктәп базасы программасы белән чишәрлек ун мәсьәләдән торачак. Татарстан халкы математикадан белемнәрен онлайн-режимда яки Казан федераль университетында тикшерә ала. «Что и требовалось доказать» сайтында 12.00 сәгатьтән башлап биремнәрне тәүлек дәвамында алып булачак....
    291
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 06:25
    Мөслим телевидениесен карарга өлгермәсәң...
    Белгәнегезчә, хәзер Мөслим телевидениесе IP интернет каналында гына трансляцияләнә. Бу форматта телевизор карарга мөмкинлеге булмаган мөслимлеләр өчен сөенечле хәбәр. МТВның һәр чыгарылышы, шул исәптән котлаулар тапшыруы сайтыбызга урнаштырыла.
    310
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 05:13
    Хезмәт ветераннарына нинди ташламалар бар?
    Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә хат килде: "Хөрмәтле редакция! Газета битләрендә хезмәт ветераннарына нинди ташламалар каралганны язмассызмы, бу турыда берни белмибез. Сугыш чоры балаларына да берәр ташлама юкмы? Үзара салым түләгәндә хезмәт ветераннарына, бераз гына булса да, ташлама ясалмыймы?" Гөлмәрьям Җәлилова, хезмәт ветераны. Әлеге сорауларга район социаль яклау бүлеге начальнигы Гөлнар...
    246
    0
    0
  • 21 февраль 2017 - 04:10
    Майчабу: атна буе коймак ашыйбыз да, гафу сорыйбыз!
    Бу атнада районыбыз православныйлары Майчабуны бәйрәм итәләр. Бөек ураза алдыннан билгеләп үтелүче Майчабуның һәр көне билгеле бер исем астында уза. Ә атнаның соңгы көне - Гафу итү якшәмбесе, кешеләр анда бер-береннән кичерү сорыйлар. Элек-электән бу бәйрәмдә халык бергәләп күңел ачкан, чана шуган, бер-берсенә кунакка йөргән. Майчабуның традицион һәм иң тәмле...
    323
    0
    0
Реклама
Реклама