Реклама
17 февраль 2017 яңалыклары
-
Балалар Мөслим макетын ясый (ФОТО)
Башлангыч класслар атналыгы лицейда бик тә үзенчәлекле узды. Укучылар әти-әниләре белән берлектә район үзәгендәге оешма-предприятиеләрне макет итеп ясап алып килде. Әлеге шөгыль укучыларда җирлегебездәге оешмаларның исемнәрен хәтердә калдырырга гына ярдәм итеп калмыйча, бу хезмәтләрнең үзенчәлекләре, эш алымнары белән дә танышырга ярдәм итте. Укучылар аеруча яратып "Мизгел" яшьләр үзәген, Мөслим үзәк...
-
Спорт мәктәбе 23 февраль бәйрәме уңаеннан ярыш уздырды
15 февраль көнне спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган спорт бәйрәме үтте. Анда спорт мәктәбендә шөгыльләнүче 26 егет катнашты һәм оештырылган бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын, өлгерлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәмдә катнашкан спортчыларга спорт мәктәбе исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды.
-
Авыл җирлекләре арасында кышкы спартакиада старт ала
18 нче февраль көнне XXVII кышкы спартакиада кысаларында барлык авыл җирлекләрендә зона ярышлары уза. 19 нчы февральдә исә районның спорт мәктәбе спортзалында бадминтон белән кул көрәше буенча ярышлар оештырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә. Узган атнада "Кояшлы Ык" ял зонасында биатлон буенча ярышлар узуын хәбәр иткән идек инде. Нәтиҗәләр буенча район эчке...
-
Сарман аграр көллияте Мөслим филиалында чыгарылыш кичәсе үтте (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Тракторчы-машинист, пешекче-кондитер белгечлекләрен үзләштергән егет-кызлар, диплом алып, олы тормышка аяк басты.
-
"Мизгел" яшьләр үзәгендә узган район ветераннар советы пленумыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
-
Мөслимдә "Россия чаңгы юлы - 2017" узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Спорт сөючеләр февральнең кояшлы көннәреннән файдаланып калырга ашыга. Россия чаңгы юлы бәйгесе дә шуны истә тотып оештырылды. Бүген олысы-кечесе "Кояшлы Ык" ял зонасында чаңгыда шуды.
-
Алексей Песошин встретился с чемпионами Татарстана по WorldSkills
Сегодня и. о. Премьер-министра РТ Алексей Песошин встретился с чемпионами Татарстана по WorldSkills, определенными в ходе регионального чемпионата рабочих профессий с 1 по 3 февраля. В Казанском строительном колледже собрался основной костяк сборной республики, заявленной на российский турнир. Ребятам предстоит представить регион на национальном этапе WorldSkills Russia в Краснодаре с...
-
"Батырлык атналыгы" кысаларында район эчке эшләр бүлеге күпсанлы чаралар планлаштырган
Балаларга хәрби-патриотик тәрбия бирү максатыннан ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлегендә 13-23 февраль көннәрендә "Батырлык атналыгы" бара. Бүлектә мәктәп укучылары белән очрашулар уза. Алар бүлекнең эшчәнлеге белән танышып, район эчке эшләр бүлегенең музее, аның тарихы турында кызыклы мәгълүматлар да ала. Атналык кысаларында 9-11 сыйныф укучылары өчен "Ачык ишекләр" көне дә...
-
"Мизгел"дә узачак Гашыйклар көненә эстрада җырчылары чакырылган
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә Гашыйклар көненә багышланган татарча дискотека була. Әлеге чарада эстдрада йолдызлары да катнашачак. Моңлы тавышы белән яшьләр күңелен яулап өлгергән Ринат Хазбулатов үзенең иҗат төркеме белән Мөслимгә кунакка килә. Башлана 19:00 сәгатьтә.
-
Мөслим һәм Баланлы мәктәпләренең иң башлы укучылары брейн-рингта очрашты (ФОТО)
"Мизгел" яшьләр үзәгендә Брейн-ринг уены узды. Монда 9 һәм 11 еллык мәктәпләр арасында үткән бәйгеләрнең чемпионнары супер-финал уенында очраштылар. Баланлы мәктәбе белән Мөслимнең Тукай мәктәбе командасы көч сынашты. Җирлегебез скульпторы Илисәй Имамовның -85, ТР беренче Президенты М. Шәймиевның 80 еллык юбилее уңаеннан әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Биремнәргә җавап үзләү буенча...
-
Рамил Муллин: "Яшьләрне тәрбияләүдә өлкән буынның ролен күтәрү кирәк”
Бүген "Мизгел" яшьләр үзәгендә район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары, җирлекләрдәге ветераннар советы җитәкчеләре, ветераннар советы белән тыгыз элемтәдә эшләүче оешма-предприятие вәкилләре катнашында район ветераннар советы пленумы узды.
-
Буш җир участоклары хуҗаларына су системасы төзеклеген тикшерергә кушалар
Аэропорт микрорайонында участоклары булып, анда яшәмәүчеләр игътибарына шуны җиткерәбез: үзегезнең йортларны һәм участокларны килеп карагыз, анда су югалу фактлары бар. Берәр җирдән су бәреп ятмыймы, башка төзексезлекләр юкмы? Булган очракта район инженерлык челтәрләренә хәбәр итегез.
-
Бүген Мөслимдә "Татарстан чаңгы юлы - 2017" узачак
Бүген "Кояшлы Ык" ял зонасында "Татарстан чаңгы юлы - 2017" уздырыла. Әлеге чарада меңгә якын райондашыбыз катнашачак. Чаңгы ярышлары 14.00 сәгатьтә башлана. Быел чаңгы юлы үзенчәлекле булыр дип көтелә. Биредә укучылар һәм теләгән һәркем әлеге спорт төре буенча ГТО нормаларын тапшыра ала.
-
Бу ялларда оешма-предприятиеләр бадминтон уйный, кул көрәштерә
18 нче февраль көнне XXVII кышкы спартакиада кысаларында барлык авыл җирлекләрендә зона ярышлары уза. 19 нчы февральдә исә районның спорт мәктәбе спортзалында бадминтон белән кул көрәше буенча ярышлар оештырыла. Башлана 9.00 сәгатьтә. Узган атнада "Кояшлы Ык" ял зонасында биатлон буенча ярышлар узуын хәбәр иткән идек.
-
Үзәк китапханә быел да укучылар белән Муса Җәлилне искә алды
Бу атнада татар дөньясы бөек шагыйрен - Муса Җәлилне искә алды. 15 февраль көнне генә түгел, атна дәвамында мәктәпләрдә, китапханәләрдә әдәби кичәләр үтте. Район үзәк китапханәсе әзерләгән чарада Мөслим үзәге мәктәпләрендә белем алучылар катнашты. Яшүсмерләр шагыйрьнең ачы язмышы, үлмәс шигырьләре белән танышты, шигырь җыентыкларыннан ясалган күргәзмәне карады. Очрашу, әдәби-тематик кичәләр...