Районда узган елның октябрь аенда "Мизгел" яшьләр үзәге каршында "Волонтер" игелек үзәге оешкан иде. Мөмкинлекләре чикләнгән балаларга, ярдәмгә мохтаҗ өлкәннәргә ярдәм күрсәтеп кенә калмыйча, экологияне саклау, "Елмаю бүләк ит", "Укытучыңны котла", "Әнием-кадерлем" һәм башка бик күп истәлекле даталарга багышланган акцияләр уздырып, волонтерлар райондашларыбызның хөрмәтен яулап өлгерде.