2 февраль 2017 яңалыклары
-
Студентлар "Ничек глава булырга?" соравына җавапны район башлыгының үзеннән алды
"Мизгел" яшьләр үзәге 28 гыйнвар көнне Мөслим студентларын традицион очрашуга җыйды. Район үзәге генә түгел, авыллардан да студентлар килү - яшьләребезнең туган җирләрен ярату хисләре зур икәненә, районның киләчәгенә битараф булмауларына дәлил.
-
Зур сәхнә артистлары Мөслим авылларында яши икән!
Район мәдәниятендә ел саен үзешчән театр коллективларының театр конкурсын үткәрү - матур гореф-гадәтләребезнең берсенә әверелде. Авыл җирлекләре үз тамашачысын тәрле жанрлардагы сәхнә әсәре белән куандырып килә.
-
"Һәрбер авыл миңа кадерле"
Район башлыгы Рамил Муллин халык җыеннарында шулай ди. Чыннан да, җирлегебезнең һәр авылын, һәр кешесен ихтирам итмәсә, проблемалары өчен борчылмаса, бу кадәр үзгәрешләргә ирешеп булыр иде микән? Михайловка авыл җирлегендә рәхмәт сүзләре өстенлек иткән халык җыены моңа ачык мисал. Район үзәгендә генә түгел, җирлекләрдә дә ел дәвамында күп эшләр башкарыла....