30 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
30 гыйнвар 2017 - 16:00Бассейн һәм гимназия командалары волейбол чемпионатында да иң көчлеләре26 гыйнвар көнне волейбол буенча район чемпионатының икенче тур уеннары узды. Бу көнне "Нептун" йөзү бассейны һәм гимназия командасына каршы "Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе командасы уйнады. Ә Мөслим урта мәктәбе һәм лицей волейболчылары мөхтәсибәт командасы белән көч сынашты. "Нептун" йөзү бассейны белән гимназия һәм Мөслим урта мәктәбе белән лицей...
-
30 гыйнвар 2017 - 14:18Гимназия тимурчылары ел башыннан 12 әбигә ярдәм күрсәткәнАтнаның һәр сишәмбесе гимназия укучылары районның өлкәннәр йортына баралар. Өлкәннәрне туган көннәре белән котлап, концерт номерлары күрсәтәләр, кулдан эшләнгән бүләкләрен дә бирә укучылар.
-
30 гыйнвар 2017 - 13:53Лицейда узган чараларга хәзер әниләр түгел, әтиләр күбрәк йөриӘтиләр советының эшчәнлеген камилләштерү максатыннан лицейда бик күп чаралар оештырылды. 1 нче сыйныф укучылары лицейның хезмәт укытучысы Касыйм Әмировның эш урыны белән танышсалар, 3Б сыйныфында "Әтидән дә яхшырак дус юк, ышаныгыз!" исеме астында очрашу булды.
-
30 гыйнвар 2017 - 13:41Табигатьне саклау өчен 322,5 млн сум акча биреләчәк2017 ел Россиядә - Экология, Татарстанда исә Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы дип игълан ителде. Быел республикага табигатьне саклау өчен федераль бюджеттан 322,5 миллион сум акча бүленеп биреләчәк.
-
30 гыйнвар 2017 - 12:37Башланды: мөслимлеләр спартакиададан кайтып керми!28 гыйнвар көнне районда ХХVII кышкы спартакиада уеннары старт алды. Оешма-предприятиеләр арасында быелгы уеннарда 15 команда составында 18 коллектив катнашачак. Ярышлар 11 спорт төре буенча үтәчәк.
-
30 гыйнвар 2017 - 10:45"Сүнмәс дәрт" ветераннар клубы республика буйлап гастрольгә чыкканРайон ветераннар советы каршында ике дистә елдан артык эшләүче "Сүнмәс дәрт" үзешчәннәр клубы иҗади сезонын дәвам итә. 16 декабрьдә Октябрь авылы халкына концерт программасын тәкъдим иткәннәр иде.
-
30 гыйнвар 2017 - 09:29Авыл җирлекләре узган елга хисап тота27-28 гыйнвар көннәрендә Баланлы, Михайловка, Тойгелде һәм Иске Карамалы авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте. Җыеннарда муниципаль район башлыгы Рамил Муллин, район прокуроры Данис Әхмәтҗанов катнашты.
-
30 гыйнвар 2017 - 08:28Республика укытучылар конференциясе быел Мөслимдә узачакБилгеле булганча, быел республика мәгариф хезмәткәрләренең традицион август киңәшмәсе безнең районда узачак. Республика киңәшмәсенә әзерлек кысаларында шимбә көнне районда Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, министрлык вәкилләре, район башлыгы Рамил Муллин һәм район мәгариф идарәсе белгечләреннән торган комиссия район үзәгендәге мәгариф учреждениеләрендә булды.
-
30 гыйнвар 2017 - 08:27Мөслим Зөлфәтне искә алдыРайон үзәк китапханәсендә Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, якташ шагыйребез Зөлфәткә багышланган зур кичә булды. Анда шагыйрьнең иҗатташ дуслары - язучы Фоат Садриев, шагыйрь Мөҗәһит Әхмәтҗанов, лаеклы ялдагы күренекле өлкәннәребез, Мөслим халкы катнашты. Биредә шагыйрьнең шигырьләре укылды, аның турындагы истәлекләр барланды, кызыклы чыгышлар тыңланды.
-
30 гыйнвар 2017 - 07:3629 гыйнвар көнне берьюлы ике машина янган29 гыйнвар көнне җирлегебезлә ике машинага ут капты. Ташлыяр авылында "Лада-калина" хуҗасы машинасын кабызып, җылына торганчы дип өенә кереп китә. Баласын күтәреп чыкканда, капка каршындагы юлда торган машинага үт капкан. Электр чыбыгындагы төзексезлек аркасында машина тулысынча янып бетә. Шул ук көнне Иске Карамалы авылындагы тукталышта да юлда барган "Киа-Рио" машинасы...
-
30 гыйнвар 2017 - 05:09Мәктәп укучылары музейда курчак ясарга өйрәндеМөслим туган як музее мәктәп укучылары өчен даими рәвештә чаралар оештыра. 27 гыйнвар көнне биредә Мөслим һәм Олы Чакмак мәктәпләрендә белем плучы балалар өчен мастер-класс күрсәтелде. "Тильда" һәм "Снежка" курчакларын ясаучы мастер Гөлүсә Мостафина кызларга бу төр шөгыльнең үзенчәлекләре турында сөйләде.