Мөслим-информ

26 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 26 гыйнвар 2017 - 16:16
    Кичен чаңгыда шуабыз
    27 гыйнвар, җомга кичендә Мөслимдәге Ык буе ял зонасында чаңгыда йөрү оештырыла. Райондашларны 19.00 сәгатьтә үз чаңгылары белән табигать кочагына чакырып калабыз. Кооператив урамындагы элеккеге автовокзал янындагы тыкрыктан үтеп, парковка янында җыелабыз, дип хәбәр итәләр район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлегеннән.
    267
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 15:53
    Кыскартканда яисә предприятие эшчәнлеген туктатканда вакытыннан алда пенсия ничек бирелә?
    Оешма бетерелү, хезмәткәрләр саны яисә штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгән эшсез гражданнарны хезмәткә урнаштырырга мөмкинлек булмаса, мәшгульлек хезмәте органнары тәкъдиме буенча гражданнарның ризалыгы белән аларга картлык буенча хезмәт пенсиясенә хокук бирүче яшь җиткәнче пенсия билгеләнә ала (шул исәптән бу вакытыннан алда билгеләнүче картлык буенча хезмәт пенсиясенә дә кагыла). Әмма...
    312
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 14:42
    Сәнгать мәктәбе укучылары "Рухият" фонды бүләкләренә лаек булды
    "Азнакайнефть" идарәсенең "Каенкай" сәламәтләндерү лагерендә "Рухият" фонды оештырган "Сандугач сайрар илем" исемле XХ регионара балачак фестиваленең вокал номинациясе буенча чираттагы туры үтте.
    275
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 13:41
    Өлкәннәрне компьютерда эшләргә өйрәтәләр
    Россия пенсионерлар берлеге өлкәннәрнең заман белән бергә атлавы хакында кайгырта. Компьютер грамоталылыгы курслары да шул максаттан оештырыла. Бүгенге көндә дә район пенсия бүлеге компьютерны якыннан өйрәнергә теләгән пенсионерлардан гаризалар җыя. Укулар төркем җыелу белән үк февраль аенда башланачак, диләр район пенсия бүлеге хезмәткәрләре.
    292
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 11:29
    Авыл җыеннарында прокурорга сорау бирергә мөмкин
    Авыл җирлекләрендә халык җыеннары бара. Аларда район прокуроры Данис Әхмәтҗанов та катнаша. Җыен барышында сез прокурорга үзегезне кызыксындырган сорауларны, гаризалар бирә аласыз, шулай ук җирле үзидарә һәм дәүләт органнары, башка оешмалар эшчәнлегендәге кимчелекләр турында әйтә аласыз, дип хәбәр итәләр район прокуратурасыннан.
    258
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 09:26
    Авыл хуҗалыгы формированиеләрендә техника ремонты дәвам итә
    "Исламов", "Әюпов", "Авзалов" крестьян-фермер хуҗалыкларында, "Туган як" агрофирмасында бу эш көйле бара.
    286
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 09:26
    Кемгә бирелә соң ул "детское питание"?
    Балалар өчен бирелүче, халык телендә "молочко" дип йөртелүче сөт продуктларын алуны кайберәүләр соңгы араларда зур проблемага әйләндерә башлады. Кемнәргә бирелә соң ул "детское питание?" Аны алу өчен кайда барырга һәм кемгә мөрәҗәгать итәргә? Социаль челтәрләрдә дә резонанс тудырган бу мәсьәләгә ачыклык кертергә булдык.
    371
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 07:23
    Мөслимдә 120 яңа юл билгесе барлыкка киләчәк
    Мөслимдә юл билгеләре яңартыла башлады. Алдагы ике айда район урамнарына, тыкрыклар, яңа микрорайонга, гомумән, юл чатларына өстәмә 120 ләп юл билгесе куярга планлаштырабыз, дип хәбәр итәләр районның ДАИ бүлегеннән.
    278
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 05:21
    Мөслимдә грипп белән иң күбе балалар авырый
    "Шәһәрләрдә грипп шаукымы күзәтелә башлады. Шунысы куандыра, Мөслимдә эписезон игълан ителмәде. Халыкның вакытында вакцинация ясатуы да сәбәпче моңа", - ди район үзәк хастаханәсе баш табибы Рамил Морзаханов. Ашыгыч ярдәм бүлегенә көненә якынча 7-8 кеше мөрәҗәгать итсә, аларның 5 се - балалар.
    297
    0
    0
  • 26 гыйнвар 2017 - 04:16
    16 мөслимлегә вакытында түләмәгән өчен икеләтә күләмдә штраф билгеләнгән
    Исереккә - диңгез тубыктан. Исерек хәлдә руль артына утырган шоферларны тоткарлагач, без моңа кабаттан инанабыз", - районның ДАИ бүлеге начальнигы Айнур Хәйретдинов.
    282
    0
    0
Реклама
Реклама