Мөслим-информ

24 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 24 гыйнвар 2017 - 14:03
    Татарстанда котыру чире арткан районнар мәгълүм — исемлек
    Татарстанның кайбер районнарында котыру чире, 2015 ел белән чагыштырганда, 1,5 тапкырга арткан. Бу хакта коллегия утырышында Кулланучылар хокукын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Татарстанның Актаныш, Спас, Минзәлә, Теләче, Югары Ослан районнарында котыру чиренең 1,5 һәм аннан да...
    258
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 12:39
    “Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре” бәйгесе җиңүчеләре бүләкләнде
    24 гыйнвар көнне Казан ратушасында "Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәтләре" республика конкурсына нәтиҗә ясалды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Тантананың рәсми өлешен башлау уңаеннан, Илдар Халиков Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән барлык катнашучыларны бәйгене уңышлы тәмамлаулары белән котлады....
    283
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 10:38
    Илнар Сәетгалиевның укучылары - олимпиада призерлары
    Фән олимпиадаларының республика туры башланды. Инде беренче җиңүчебезнең дә исеме билгеле. Гимназиянең 10 класс укучысы Ринат Сафиуллин физкультура фәне буенча призер исеменә лаек булды. Ринатның укытучысы - Илнар Сәетгалиев.
    281
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 08:31
    Мөслимдә ХХVII Кышкы спартакиада уеннары башлана
    Оешма-предприятиеләр арасында ХХVII кышкы спартакиада уеннары, Мөслим авылында 28 гыйнварда башланып, 26 февральгә кадәр дәвам итәчәк. Спартакиаданы тантаналы ачу 28 гыйнвар көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йорты спорт залында үтәчәк. Шул ук көнне - хатын-кыз командалары һәм 29 гыйнвар көнне ир-егетләр командалары волейбол уеннарында очраша. Ярышлар - Мөслим гимназиясе,...
    351
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 07:19
    "Сүнмәс дәрт" ветераннар клубының быелгы иҗади сезонга графигы шыплап тулган
    Район ветераннар советы каршында 20 елдан артык эшләүче "Сүнмәс дәрт" үзешчәннәр клубы иҗади сезонын дәвам итә. Кайда гына чыгыш ясасалар да, аларны көчле алкышларга күмеп, яңадан килүләрен сорап калалар. Быелгы сезонда да чакырулар шактый. 16 декабрьдә Октябрь авылын шау-гөр китереп кайтканнар иде. Әле 20 гыйнвар көнне Минзәлә районының Иске Иркәнәш...
    272
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 05:12
    Мөслим яшьләре хәзер инглиз телендә генә сөйләшә
    Татар, рус телләреннән тыш, укучылар инглиз телен дә камил белергә тиеш. Шушы максатны күздә тотып, район мәктәпләрендә "Инглиз теле көне" үткәрелә. Бу көнне барлык укучылар, укытучылар да көне буе үзара чит телдә генә аралашырга тиеш.
    271
    0
    0
  • 24 гыйнвар 2017 - 04:08
    Мөслимлеләр эштән соң волейбол уйный
    Районда волейбол буенча чемпионат башланды. Бәйгенең беренче көнендә РУЭС һәм Электр челтәрләре, 123 нче санлы янгын часте һәм юстициянең җыелма командасы белән хуҗалык тәэмин итүе унитар предприятиесе командалары көч сынашты. Җанатарлар командаларга көч биреп торды. Электр челтәрләре һәм янгын часте белән юстициянең җыелма командасы көндәшләренә караганда көчлерәк булуларын раслап җиңү...
    252
    0
    0
Реклама
Реклама