Мөслим-информ

16 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 16 гыйнвар 2017 - 16:40
    БДИ: 1 февральгә кадәр төгәл җавап кирәк!
    Район мәгариф идарәсе хәбәр итә:бердәм дәүләт имтиханнарына керү өчен гаризаны беренче февральгә кадәр язып бетерү мөһим. Мәктәп укучылары үзләре укыган мәктәп директоры исеменә мәктәптә язсалар, алдагы ел чыгарылышлар исә район мәгариф идарәсенә килеп язырга тиеш. Бу елны укучылар рус теле һәм математика фәннәреннән мәҗбүри ике имтихан тапшыра. Үзләре укырга керә...
    291
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 16:35
    Гимназия укучылары сәяхәт кылды
    Мөслим гимназиясе укучылары "Туристик маршрут" проекты кысаларында экскурсиягә чыкты. Районның чистарту корылмалары һәм метеостанция биналарында булып, биредәге хезмәтнең һәм хезмәткәрләрнең эш шартлары, аларга йөкләнгән бурыч белән таныштылар. Укучылар район экологиясе, үзләре барган оешмаларның эшләү тарихы турында да кызыклы мәгълүматлар туплый алды.
    274
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 15:51
    Пенсионерларга уяулыкны арттырырга кирәк!
    Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән. Мәгълүм булганча, гыйнвар аенда Россия...
    296
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 13:47
    Яңа ел бәйрәмнәрендә 110 мең турист Татарстанда миллиард сумнан артык акча туздырган
    Татарстанда яңа ел бәйрәмнәрендә 110 мең турист булып киткән. Әмма республикага бәйрәм көннәрендә килгән кунаклар агымы узган елгыдан билгеле сәбәпләр аркасында кимрәк булды, дип хәбәр иттеләр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың туризм комитетында. Шулай да Татарстан һәм Казан тотрыклы рәвештә мөмкин булган туристлык топларына эләгә. Республика ел нәтиҗәләре буенча «Милли туристлык...
    293
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 12:36
    "Күбәләк" бакчасы нәниләре итек басарга өйрәнә
    Итек басу өчен көзге сарык йонын гына кулланалар. Сарыктан алынган йонны иң элек язалар: тигәнәктән чистарталар. Көзге йон бик кыска була, шуңа күрә аны махсус машиналарда тегәләр. Итек басу эше бер дә җиңел хезмәтләрдән түгел. Бизәкләр төшерелгән матур итекләр, безнең йортка килеп кергәнче, бик урау юллар аша үтә. Бер итеккә...
    431
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 12:15
    Табибларның аңлаешсыз хәрефләреннән котылдык!
    Пациентның электрон медицина картасы гамәлгә кертелгәч, табибларның аңлаешсыз язылган хәрефләрен "чүпләп утыруның" кирәге калмаячак. "Кеше сәламәтлеге турындагы бар мәгълүмат та "Сәламәтлек саклау" электрон дәүләт мәгълүмати системасына кертелү амбулатор картаны кулдан тутырудан тулысынча баш тартырга мөмкинлек бирәчәк. Пациентны кабул итү турында язулар принтер аша чыгарылып, картага ябыштырылачак. Без бүген басма рецептларга...
    279
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 08:57
    Хәзер паспортларны күпфункцияле үзәктә бирәләр
    Гомумгражданлык паспортлары, автомобиль йөртүгә хокук таныклыгы һәм иске үрнәктәге чит илгә чыгу паспорты кебек документларны быел 1 февральдән башлап күп функцияле үзәкләр аша алып булачак. 2017 елның 1 февраленнән гомумгражданлык паспортлары бирелә башлый, автомобиль йөртүгә хокук таныклыгын, вакыты гамәлдән чыккан яки югалган очракта, алыштырырга була. Шулай ук чит ил паспорты...
    307
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 08:11
    Төштән соң көн җылыначак
    16 гыйнвар -12, -15, аязучан-болытлы, җил - көнчыгыштан. 17 гыйнвар -16, -18, аяз, җил - көнчыгыштан.
    258
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 06:37
    Мөслимдә 52 Әфган сугышы ветераны яши
    Район Локаль конфликтлар һәм Әфганстан ветераннары иҗтимагый оешмасын Әфганстан сугышы ветераны Данил Гусманов җитәкли. Бүгенге көндә җирлегебездә 52 Әфган сугышы ветераны, Чечен республикасындагы бәрелешләрдә катнашкан 82 ветеран исәпләнә. Данил Дамир улы шулай ук Татарстан Республикасы Әфганстан республикасындагы хәрби хәрәкәтләр ветераннары, хәрби бәрелешләрдә, террорга каршы операцияләрдә катнашучылар мәсьәләләре буенча яраклаштыру Координацион...
    446
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 05:43
    Техника ремонты: кайда нинди күрсәткечләр?
    Район авыл хуҗалыгы формированиеләрендә, язгы кыр эшләренә техника ремонтлау эше дәвам итә. "Туган як" агрофирмасында чәчкеч һәм тырма ремонты төгәлләнеп килә. Шулай ук, Яр Чаллы шәһәрендә комбайннар ремонтлау эше дә үз югарылыгында оештырылган. "Органик групп" җәмгыятенең "Урожай" һәм "Ык" агрофирмаларында, тракторларның двигательләрен ремонтлау эше башланган. Шулай ук чәчкечләр һәм тырмалар...
    281
    0
    0
  • 16 гыйнвар 2017 - 04:37
    Хезмәтен хөрмәтләп
    Һәр атнаның дүшәмбе планлаштыруында район җитәкчелеге тырыш хезмәтләре белән аерылган райондашларыбызга Почет грамоталары тапшыра. Узган атнада Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Ильяс Миргарифан улы Миннеразыев җирле үзидарә органнарында озак еллар нәтиҗәле хезмәте өчен һәм 50 яше тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
    235
    0
    0
Реклама
Реклама