Мөслим-информ

9 гыйнвар 2017 яңалыклары

  • 9 гыйнвар 2017 - 15:12
    Эш бирүчеләр игътибарына!
    ТР Пенсия фондының Мөслим бүлеге хәбәр итә: эш бирүчеләр хезмәткәрләре өчен 2016 елга исәп-хисапны кәгазь формасында - 15 февральгә кадәр, электрон формада - 20 февральгә кадәр тапшырып бетерергә тиеш. Иминият взносларын күчерү буенча эш бу елдан алып салым инспекциясенә тапшырылды. Җирлегебездә барлыгы 374 эш бирүче теркәлгән.
    286
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 13:10
    2016 елда Мөслимдә 199 бала туган
    Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлегеннән алынган мәгълуматлар буенча, декабрь аенда 18 бала дөньяга килгән, ел башыннан әлеге сан 199 тәшкил итә. Егерме кеше якты дөнья белән хушлашкан, ел башыннан әлеге сан 301 тәшкил итә. 2016 елның соңгы аенда 12 пар кызыл туйларын үткәргән, ел башыннан барлыгы 135 пар рәсми...
    263
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 11:27
    Временная администрация частично разморозила счета в ИнтехБанке
    Вкладчики ИнтехБанка получили возможность распоряжаться средствами на своих счетах, поступившими после введения моратория.
    266
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 10:11
    Мошенникны эзлиләр!
    ТР Эчке эшләр министрлыгының Мөслим бүлеге хәбәр итә: алдау юлы белән кешеләрне талап йөргән Актаныш районы, Поисево авылы кешесе, 1972 нче елгы Газинур Мөнәвир улы Бәдертдиновны эзлиләр. Аның турында мәгълүмат булган һәркемнең 2-42-02 яисә 8-960-084-44-92 телефонына шалтыратуын сорыйбыз.
    236
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 09:34
    Хәләф Шәмсетдинов истәлегенә үткән ярыш нәтиҗәләре
    Хәләфетдин Мөхетдин улы Шәмсетдинов районыбызда зур хөрмәткә, ихтирамга лаек шәхес иде. Озак еллар КПСС райкомының идеология бүлеген җитәкләгән ачык йөзле, аралашырга яратучы Хәләф аганы дуслары һәм танышлары, оста шахматчы буларак та яхшы хәтерли.
    273
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 08:32
    Пенсионерларның гыйнвар акчасына 5 мең сум өстәләчәк
    2017 елның гыйнвар аенда пенсионерларга 5000 сум акча биреләчәк дип узган ел хәбәр иткән идек инде. Бер тапкыр бирелүче компенсация пенсионерларның гыйнвар ае пенсиясенә өстәләчәк.
    246
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 06:29
    Ана капиталын хәзер инвалид балаларга да тотарга ярый
    Бүгенге көндә ана капиталының суммасы 453 мең 26 сум тәшкил итә. 2007 елда әлеге закон 10 елга дип кабул ителгән иде. Әмма борчылу урынсыз: аны 2018 елның 31 декабренә кадәр озайттылар.
    262
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 04:21
    Мәктәпләрдә иң озын – өченче чирек башланды
    Ул мартка кадәр төгәл 11 атна дәвам итәчәк. Кышкы каникулларда укучылар волейбол, баскетбол, шахмат һәм башка спорт ярышларында катнашып, көч һәм егәр алып кына калмады, 3-4 гыйнвар көннәрендә математика һәм рус телләреннән сынап карау имтиханнарын да тапшырды.
    257
    0
    0
  • 9 гыйнвар 2017 - 03:17
    1 гыйнвар көнне Мөслимдә ике янгын булган
    Яңа ел бәйрәме ялларында җирлегебездә ике янгын очрагы теркәлде. Аның икесе дә 1 гыйнвар көнендә булды.
    283
    0
    0
Реклама
Реклама