8 гыйнвар 2017 яңалыклары
-
8 гыйнвар 2017 - 14:108 гыйнварда нинди бәйрәмнәр билгеләп үтелә?8 гыйнварның төп вакыйгалары: Композитор Ринат Гобәйдуллин вафат, Аксубайда 55 килолы көрәшче кыз 90 килолы көндәшен җиңгән, Лилиана Газизова Ригада концерт куйган. Татар брендын кулланып гамәлгә ашырылган проектларда татар теле юк, дип саный Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахманов. Татар брендын кулланып гамәлгә ашырылган проектларда татар теле юк...
-
8 гыйнвар 2017 - 12:08«ПРАВА» алыштырганда медицина белешмәсе кирәкми16 февральдән «права» алмаштыруга кагылышлы яңа кагыйдәләр гамәлгә керә. Аның буенча таныклыкны алмаштырганда, медицина белешмәсе таләп ителми. Тик бу яңалык берничә шарт булганда гына гамәлдә. Мисал өчен, машина йөртү таныклыгын югалтканда, ул тузган очракта яки әлеге документка зыян килгәндә, «права»ны алмаштырган вакытта медицина белешмәсе таләп ителми. Бу кагыйдә шулай ук...
-
8 гыйнвар 2017 - 10:0210 гыйнварда 30-35 градус салкын булачакТатарстанда төнлә 27-29, урыны белән 33 градуска кадәр, көндез 16-18 градус салкын булу көтелә. 10 гыйнварда төнлә һава температурасы 24-29 градуска төшәчәк, түбән урыннарда һәм аязганда 30-35 градус булачак. Көндез һава температурасы 15-20 градуста фаразлана, көнчыгышта 24 градус салкынлык көтелә, дип хәбәр итә Татарстан республикасының гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү...
-
8 гыйнвар 2017 - 08:54Машина йөртү таныклыгын алу катлауланды1 сентябрьдән автомәктәп укучыларына «права»га имтихан тапшыру тәртибе үзгәрде. Теоретик өлештә элек ике хата китсә дә, сынау уңышлы тапшырылган дип санала иде. Хәзер исә җибәрелгән һәр хата өчен өстәмә биш сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Практик өлештә дә үзгәрешләр бар. Элек өч күнегү күрсәтергә кирәк булса, хәзер бишне эшли белергә...
-
8 гыйнвар 2017 - 07:48Балалар бакчасы янә кыйммәтләнә2017 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен түләүләр арта. Ата-аналар балалары мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөргән өчен 8 процентка күбрәк түләргә тиеш булачак. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, түләүнең күләме арту мәгариф оешмаларының эшчәнлеген финанслау чыгымнары, шул исәптән азык-төлек бәяләре, балалар бакчаларындагы сабыйларны карау-тәрбияләүдә катнашкан персоналның хезмәт...
-
8 гыйнвар 2017 - 04:12Мөселман яшьләре спартакиадасы уздыМөселман яшьләре арасында спартакиада ярышлары оештыру матур традициягә әйләнде. Быел әлеге регионара чара Сарман районында узды. Өч яшь категориясенә бүленеп, мөселманнар чаңгыда шууда ярышты. Спартакиадада Мөслим районы командасы яхшы күрсәткечләргә ирешеп, истәлек бүләкләре алды.