Район үзәк хастаханәсе һәм поликлиникада 2,5 елга сузылган капиталь ремонт төгәлләнде. Ремонт барышында төрле чыганаклардан җәмгысе 250 млн.акча сарыф ителде. Ремонттан соң яңа узи, диагностика һәм рентген, электроэнцефолография, колоноскопия, "Холтер", яңа ЭКГ дәвалау аппаратлары кайтарылды. Стоматология бүлеге, физиотерапия кабинеты һәм лаборатория өр-яңа заманча җиһазлар белән баетылды. Ашыгыч ярдәм машинасы кайтты....