Реклама
7 декабрь 2016 яңалыклары
-
"Снегоход-2016" операциясе бара
9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр республикада "Снегоход-2016" операциясе узачак. Бу чорда барлык снегоходларның, мотовездеходларның, квадроциклларның теркәлү документлары, йөртүченең "АI" категорияле тракторчы-машинист таныклыгының булу-булмавы, техниканың 2016 елда техник күзәтү узуы тикшереләчәк.
-
Иҗтимагый Совет хезмәт күрсәтү нокталарын тикшерде
Авыл җирлекләрендәге социаль учреждениеләрдә халыкка хезмәт күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү максатында, унбиш көн дәвамында районның Иҗтимагый советы каршында оештырылган эшче төркем эшләде. Иҗтимагый советның дүшәмбе көнне узган киңәйтелгән утырышында совет рәисе Моряк Йосыпов комиссия эшчәнлегенә йомгак ясады, уңай яклар белән бергә җитешсезлекләрне дә бәян итте.
-
Республика җирлекләрендә этник состав үзгәреп тора
Казан кремлендә Татарстан Республикасы Президенты каршындагы, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр Советының утырышы үтте. Утырышны Президент Рөстәм Миңниханов алып барды.
-
Коррекция интернат мәктәбе укучылары - кул эше осталары
Түбән Табын сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән интернат мәктәбендә бүген 77 бала белем һәм тәрбия ала. 12 бала өйдә укыса, 65 бала мәктәптә дәресләр ала. Аларга 23 укытучы һәм 9 тәрбияче белем һәм тәрбия бирә.
-
Мөслим гимназиясе укытучысы Алсу Гомәрова грант отты
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларның профессиональ осталыгын күтәрү максатында грант ярдәме бәйгесе үткәрде. Әлеге бәйгедә безнең районнан 6 укытучы катнашты.
-
Күңелләре сәламәт аларның...
1 декабрьдән инвалидлар ункөнлеге старт алды. Декада барышында, төрле бәйгеләр, спорт һәм күңел ачу чаралары үткәрү каралган.