Мөслим-информ

5 декабрь 2016 яңалыклары

  • 5 декабрь 2016 - 17:35
    Халыкара Йордан университеты профессоры килә
    6 декабрь көнне 15 сәгать 15 минутта Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара Йордан университеты профессоры Мәхмүд Абдурразак ас-Сәгъди вәгазь укый. Барлык дин кардәшләребезне көтеп калабыз.
    357
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 14:33
    Спорт мәктәбендә инвалидлар арасында спартакиада узды
    Балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә инвалидлар арасында спартакиада үтте. Анда 20дән артык инвалид катнашты. Алар дартс, шашка-шахмат, урыннан сикерү һәми күңелле стартларда үзара көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
    305
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 11:05
    Мөслим радиосында "Иминлек алып килгән пәйгамбәр" исемле тапшырулар циклы бара
    Мөслим радиосы чыгарылышларына кайбер үзгәрешләр кертелде. Мәүлид (Рабигыл-әүвәл) аенда чыгарылышларыбызда "Иминлек алып килгән пәйгамбәр" исемле тапшырулар циклы бара. Һәр көнне 5-6 минут дәвамында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм күркәм сыйфатлары яктыртылачак. Микрофон алдында - Мөслимдәге Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов.
    357
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 10:50
    Район яшьләре Фирдүс Тямаев белән очрашты
    "Йолдызга 10 сорау" проекты дәвам итә. Алдан вәгъдә ителгәнчә, узган атнада мөслимлеләр татар эстрадасы артисты Фирдүс Тямаев белән очрашты.
    367
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 08:43
    Рус. Шуганда Петр Днепров истәлегенә волейбол ярышы узды
    3 декбарь көнне Рус. Шуган төп белем бирү мәктәбендә ел саен оештырылучы чараларның берсе - Советлар СОюзы Герое Петр Днепров истәлегенә волейбол ярышлары узды. Әлеге бәйгегә быел күрше-тирә район-шәһәрләрдән, ягъни Мөслим, Әлмәт, Азнакай һәм Актаныштан 13 команда килгән иде.
    351
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 08:18
    Газетабызга язылып, почта бүлеге бүләкләрен дә от!
    Киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына подписка дәвам итә. Матбугат үзәге район газетасына ноябрь ахырына кадәр язылган әбүнәчеләребез арасында бүләк уйнатты. Игелекле спонсорлар ярдәме белән сезгә бик матур кызыксындыру бүләкләр әзерләдек. Аларны шушы көннәрдә уйнатып, бәхетлеләрнең исемлеген газета битләрендә бирдек.
    322
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 07:32
    5 декабрь – Халыкара волонтерлар көне
    5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Мөслим районында бүгенге көндә шактый гына яшьләрне берләштергән волонтерлык хәрәкәтләре эшләп килә.
    568
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 06:15
    Тулы көн мәктәбе лицейда ничек үтә?
    1 декабрь көнне - Бөтендөнья спидка каршы көрәш көнендә, лицей укучылары урамга чыктылар. Алар "Шәмнәрнең саны - бары үзеңнән тора" исемле белешмәлек тараттылар, спидка каршы фикерләре белән уртаклаштылар.
    315
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 05:13
    Сәнгать мәктәбе укучылары фортепиано номинациясендә барлык призлы урыннарны яулап кайткан
    30 ноябрь көнне Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжында яшь музыкантларның республика конкурсы үтте.
    377
    0
    0
  • 5 декабрь 2016 - 04:26
    Котлыйбыз!
    Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Габидуллин Рафаил Сибгат улы (Катмыш), Моратова Сәкинә Нәгыйм кызы (Баланлы) - 80 яшьлек, Сәхәүтдинова Әминә Харис кызы (Вәрәшбаш) - 75 яшьлек, Кондратьева Сирина Анатольевна (Яңа Усы) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.
    604
    0
    0
Реклама
Реклама