5 декабрь 2016 яңалыклары
-
5 декабрь 2016 - 17:35Халыкара Йордан университеты профессоры килә6 декабрь көнне 15 сәгать 15 минутта Зифа Басырова исемендәге район мәдәният йортында Халыкара Йордан университеты профессоры Мәхмүд Абдурразак ас-Сәгъди вәгазь укый. Барлык дин кардәшләребезне көтеп калабыз.
-
5 декабрь 2016 - 14:33Спорт мәктәбендә инвалидлар арасында спартакиада уздыБалалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә инвалидлар арасында спартакиада үтте. Анда 20дән артык инвалид катнашты. Алар дартс, шашка-шахмат, урыннан сикерү һәми күңелле стартларда үзара көч сынашты. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды.
-
5 декабрь 2016 - 11:05Мөслим радиосында "Иминлек алып килгән пәйгамбәр" исемле тапшырулар циклы бараМөслим радиосы чыгарылышларына кайбер үзгәрешләр кертелде. Мәүлид (Рабигыл-әүвәл) аенда чыгарылышларыбызда "Иминлек алып килгән пәйгамбәр" исемле тапшырулар циклы бара. Һәр көнне 5-6 минут дәвамында Мөхәммәд пәйгамбәрнең тормышы һәм күркәм сыйфатлары яктыртылачак. Микрофон алдында - Мөслимдәге Җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов.
-
5 декабрь 2016 - 10:50Район яшьләре Фирдүс Тямаев белән очрашты"Йолдызга 10 сорау" проекты дәвам итә. Алдан вәгъдә ителгәнчә, узган атнада мөслимлеләр татар эстрадасы артисты Фирдүс Тямаев белән очрашты.
-
5 декабрь 2016 - 08:43Рус. Шуганда Петр Днепров истәлегенә волейбол ярышы узды3 декбарь көнне Рус. Шуган төп белем бирү мәктәбендә ел саен оештырылучы чараларның берсе - Советлар СОюзы Герое Петр Днепров истәлегенә волейбол ярышлары узды. Әлеге бәйгегә быел күрше-тирә район-шәһәрләрдән, ягъни Мөслим, Әлмәт, Азнакай һәм Актаныштан 13 команда килгән иде.
-
5 декабрь 2016 - 08:18Газетабызга язылып, почта бүлеге бүләкләрен дә от!Киләсе елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына подписка дәвам итә. Матбугат үзәге район газетасына ноябрь ахырына кадәр язылган әбүнәчеләребез арасында бүләк уйнатты. Игелекле спонсорлар ярдәме белән сезгә бик матур кызыксындыру бүләкләр әзерләдек. Аларны шушы көннәрдә уйнатып, бәхетлеләрнең исемлеген газета битләрендә бирдек.
-
5 декабрь 2016 - 07:325 декабрь – Халыкара волонтерлар көне5 декабрьдә Халыкара волонтерлар көне билгеләп үтелә. Мөслим районында бүгенге көндә шактый гына яшьләрне берләштергән волонтерлык хәрәкәтләре эшләп килә.
-
5 декабрь 2016 - 06:15Тулы көн мәктәбе лицейда ничек үтә?1 декабрь көнне - Бөтендөнья спидка каршы көрәш көнендә, лицей укучылары урамга чыктылар. Алар "Шәмнәрнең саны - бары үзеңнән тора" исемле белешмәлек тараттылар, спидка каршы фикерләре белән уртаклаштылар.
-
5 декабрь 2016 - 05:13Сәнгать мәктәбе укучылары фортепиано номинациясендә барлык призлы урыннарны яулап кайткан30 ноябрь көнне Фәнис Яруллин исемендәге Әлмәт музыка колледжында яшь музыкантларның республика конкурсы үтте.
-
5 декабрь 2016 - 04:26Котлыйбыз!Районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Габидуллин Рафаил Сибгат улы (Катмыш), Моратова Сәкинә Нәгыйм кызы (Баланлы) - 80 яшьлек, Сәхәүтдинова Әминә Харис кызы (Вәрәшбаш) - 75 яшьлек, Кондратьева Сирина Анатольевна (Яңа Усы) 60 яшьлек юбилейларын билгеләп үтәләр.