Мөслим-информ

3 декабрь 2016 яңалыклары

  • 3 декабрь 2016 - 15:24
    "Нептун" йөзүчеләре Яңа Чишмә районы спортчылары белән ярышты
    Районның йөзү командасы Яңа Чишмә "Жемчужина" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә үткән ярышларда катнашты. Бәйге өч яшь категориясендә узды.
    250
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 12:21
    Яшьләр - СПИДка каршы
    1 декабрь - СПИДка каршы көрәш көне. Шул уңайдан "Мизгел" яшьләр үзәге белгечләре аграр көллият студентлары һәм район яшьләре өчен "ВИЧ/СПИД - социаль проблема" дигән темага лекция укыдылар.
    319
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 10:19
    "Аргамак" ат клубы кунакка чакыра!
    Күптән көтелгән яңалык: "Аргамак" атлар клубы Мөслимгә күченде! Барыгызны да клубка кунакка чакырабыз! Атлар алма, шикәр ярата! Шулай ук әлеге "чибәркәйләр" белән фотога төшү мөмкинлеге дә бар! Тик бер шарт: алдан шалтыратып язылырга кирәк! Хәбәрләшү өчен телефон: 8-965-626-14-87 (Фазаел абый).
    282
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 09:15
    Мөслимдә картинг клубы эшли
    Быелдан башлап, "Яшьлек" спорткомплексында Картинг клубы эшләвен хәбәр иткән идек. Клуб карамагында өч картинг бар. Әлеге спорт төрен яратучы егет-кызлар, дүрт ярышта катнашып, үз исемнәрен танытырга өлгерде.
    266
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 07:14
    "Волонтер" игелек хәрәкәте егет-кызларына кушыл!
    Бу көннәрдә Мөслимнең "Волонтер" игелек хәрәкәте егет-кызлары "Мизгел" яшьләр үзәге белән берлектә физик мөмкинлекләре чикле балаларның өйләренә барып, алар белән рәсемнәр, кәгазьдән төрле эшләнмәләр ясыйлар, кызыклы уеннар уйнап, күңелләрен күтәрәләр.
    257
    0
    0
  • 3 декабрь 2016 - 05:11
    Мөслим егетләре - бадминтон алдынгылары
    Казан шәһәрендә 17 яшькәчә яшүсмерләр арасында бадминтон буенча Россия беренчелеге уза. Ярышларда Татарстан Республикасы җыелма командасы составында Мөслим егете Рүзәл Ханов та катнаша. Рүзәлгә бары тик гадел һәм матур җиңүләр телибез!
    427
    0
    0
Реклама
Реклама