Реклама
2 декабрь 2016 яңалыклары
-
Лицей укучылары әниләрен хөрмәтләде
Бу атнада лицейда "Мәктәп һәм гаилә. Балаларны тәрбияләүдә бер - беребезгә ничек ярдәм итәргә?" дип исемләнгән башлангыч сыйныф укучыларының әниләре өчен университет үтте.
-
Мөслимлеләр эстрада артистлары Лилияләр белән очрашты (ФОТОРЕПОРТАЖ)
Алдан вәгъдә ителгәнчә, 30 ноябрь көнне үзәк китапханәдә "Йолдызга 10 сорау" проекты кысаларында эстрада җырчылары Лилияләр белән очрашу үтте. Лилия Хәйруллина һәм Лилия Гыйматдинова район үзәге мәктәпләрендә белем алучы егет-кызларның сорауларына җавап бирде.
-
Ял көннәрендә Мөслимдә 2 юл-транспорт һәлакате теркәлгән
26-27 ноябрь көннәрендә, Юл хәрәкәте дәүләт инспекциясенең Мөслимдәге бүлеге тарафыннан үткәрелгән рейд нәтиҗәләре буенча машина йөртүчеләргә карата 27 беркетмә төзелгән.
-
Инвалидлар ункөнлеге старт алды
Календарьдагы күпсанлы бәйрәмнәр, тантаналы даталар арасында бер моңсу көн бар, ул - декабрь аенда билгеләп үтелүче Халыкара инвалидлар көне. Тумыштан гарип булып, дөньяның рәхәтен күрми үскән балалар, һәлакәткә дучар булып, яшьнәп яшәр чакта урын өстенә, инвалид коляскасына беркетелгәннәр, төрле авырулар сәбәпле, сәламәтлекләре һәм хәрәкәт мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең проблемаларына йөз белән борылу,...
-
Сорагыз - җавап бирәбез: " Башлангыч мәктәп һәм балалар бакчалары да сусызлыктан интегә"
Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә авыл җирлекләрендә яшәүчеләрдән шактый күп сораулар килә. Аның чираттагысы Үрәзмәт авылнда яшәүчедән булды.
-
Инвалидлар ункөнлегендә үткәреләсе төп чаралар (ГРАФИК)
1 декабрьдән алып 10сына кадәр җирлегебездә инвалидлар ункөнлеге оештырыла. Һәр елдагыча, ункөнлек кысаларында мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз өчен күпсанлы чаралар оештырылачак. Игътибарыгызга чаралар графигын тәкъдим итәбез.
-
Мөслимлеләр натюрморт ясарга өйрәнде
Мөслим сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеге укытучысы Гөлназ Талипова 3 класс укучылары белән "Декоратив рәсем ясау техникасы белән декоратив натюрморт ясау" дигән темага ачык дәрес үткәрде.
-
"Снегоход-2016" операциясе башлана
Татарстан Республикасы Дәүләт күзәтчелеге идарәсе боерыгы нигезендә 9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Снегоход-2016" операциясе бара.