29 нчы ноябрь көнне Мөслим гимназиясендә "Гимназия, база мәктәпләре һәм "Күбәләк" балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек" темасына семинар үтте. Семинарда башлангыч класслар буенча мәгариф бүлеге методисты Ильмира Харитонова, Мөслим гимназиясе, Метрәй, Мәлләтамак башлангыч, Вәрәшбаш, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәпләре, "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.