Мөслим-информ

1 декабрь 2016 яңалыклары

  • 1 декабрь 2016 - 17:13
    Коррекция интернат мәктәбе укучылары - спартакиада җиңүчеләре
    Менделеевск шәһәрендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар арасында республика спартакиадасының зона туры узды. Анда Түбән Табын коррекция интернат мәктәбеннән дә команда катнашты. Өстәл теннисы буенча Айдар Хәлилов, өченче урынны яулап, медальгә лаек булды.
    739
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 15:11
    "Күбәләк" балалар бакчасының нәни артислары - җиңүче!
    Мөслимдәге гомумүстерелешле "Күбәләк" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме балалары, "Сәйяр" республика театр фестиваль-бәйгесенең зона этабында уңышлы чыгыш ясап, "Татмедиа" акционерлык җәмгыяте, "Сәхнә" театр журналы һәм "Салават күпере" балалар журналының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
    705
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 13:53
    Поздравления 30.11.2016
    365
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 13:48
    Белгечләр "белем өсти"
    Казан аграр университеты базасында авыл хуҗалыгы белгечләренең белемнәрен күтәрү буенча бер атналык курслар башланды. Бу атнада район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирмалар һәм хуҗалыкларның инженерлары башкалага "белем эстәргә" китте. Декабрь аенда агрономнарны һәм зоотехникларны да укыту каралган.
    719
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 13:15
    МТВ 30.11.2016
    428
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 11:41
    Мөслим гимназиясендә семинар үтте
    29 нчы ноябрь көнне Мөслим гимназиясендә "Гимназия, база мәктәпләре һәм "Күбәләк" балалар бакчасы арасында хезмәттәшлек" темасына семинар үтте. Семинарда башлангыч класслар буенча мәгариф бүлеге методисты Ильмира Харитонова, Мөслим гимназиясе, Метрәй, Мәлләтамак башлангыч, Вәрәшбаш, Түбән Табын төп гомуми белем бирү мәктәпләре, "Күбәләк" балалар бакчасы тәрбиячеләре катнашты.
    739
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 09:37
    Яңа җитәкче билгеләнде
    Район социаль яклау бүлеге начальнигы итеп Фәтхуллина Гөлнар Расыйх кызы билгеләнде. Ул моңа кадәр социаль яклау бүлегендә консультант вазыйфасын башкарды.
    741
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 08:27
    Матбугат үзәге бүләк уйнатты (ҖИҢҮЧЕЛӘР ИСЕМЛЕГЕ)
    Матбугат үзәге 2017 нче елның беренче яртыеллыгы өчен "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына язылучылар арасында бүләк уйнатты. Лотерея уенында "Авыл утлары" ("Сельские огни") газеталарына 1 декабрьгә кадәр язылучыларның квитанцияләре катнашты.
    489
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 07:24
    ЮХИДИ штрафларын вакытын түләү хәерле!
    2016 елның 10 аенда штрафын вакытында түләмәгән 82 автомобиль йөртүчегә административ беркетмә төзелгән. Штраф, административ беркетмә төзелгән көннән башлап, 70 көн эчендә түләнергә тиеш.
    726
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 06:06
    Мөслимгә Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков килде
    Чәршәмбе көнне районга Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков килде. Ул төзекләндерү үткән прокуратура бинасын карады. Прокурор районыбызда яңа сафка баскан объектлар һәм "Агромастер" җитештерү компаниясе эшчәнлеге белән танышты. Илдус Нәфыйковны район башлыгы Рамил Муллин һәм район прокуроры Данис Әхмәтҗанов озатып йөрде.
    556
    0
    0
  • 1 декабрь 2016 - 04:58
    “Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы” алдынгылары
    Агросәнәгать комплексы тармагында озак еллар намуслы хезмәт куйганнары өчен җаваплылыгы чикләнгән "Просто молоко" идарәче компаниясе филиалы "Мөслим майсызландырылган коры сөт заводы" ның производство лабораториясе начальнигы Ибраһимова Гөлсинә Мөдәрис кызы; баш инженер Миңликәев Роберт Солтангәрәй улы; шофер Фәррахетдинов Мөнир Бәшир улы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының рәхмәтенә лаек булдылар.
    552
    0
    0
Реклама
Реклама