25 ноябрь 2016 яңалыклары
-
25 ноябрь 2016 - 15:44Интернат-мәктәптә тәрбияләнүчеләр тренингта катнашты24 ноябрь көнне Түбән Табындагы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар интернат-мәктәбенә Казандагы Тимсофт тренинг компаниясе вәкилләре килде. Алар көн дәвамында балалар белән аерым-аерым төркемнәрдә эшләделәр: төркем булып эшләү өчен уеннар өйрәттеләр, шәм, сабын кебек эшләнмәләр ясау серләренә төшендерделәр. Балаларны бүләкләр белән дә сөендерделәр.
-
25 ноябрь 2016 - 13:42Ут булмый28 нче ноябрьдә, дүшәмбе көнне, линиядә ремонт эшләре үткәрелү сәбәпле, 9 сәгать 30 минуттан 13 сәгатькә кадәр, Нарат Асты авылында ут булмаячак, дип хәбәр иттеләр район электр челтәрләреннән.
-
25 ноябрь 2016 - 11:39Аграр көллият студентлары эшмәкәр булырга әзерләнәСарман аграр көллиятенең 1 нче номерлы филиалында шәхси эшмәкәрләр Дамир Шәнгәрәев һәм Нияз Габдрахманов белән очрашу үтте. Очрашуда аграр көллият студентлары һәм укытучылары катнашты.
-
25 ноябрь 2016 - 10:31Ана капиталына дәгъвә итүчеләр игътибарынаАна капиталын алган, (яисә 2016 елның 30 сентябренә кадәр, әлеге сертификатны алуга хокук алучылар) һәм аның бөтен суммасын төп юнәлешләргә файдаланмаучылар, 25 мең сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче түләү алу хокукыннан файдалана ала.
-
25 ноябрь 2016 - 08:39Мөслим районы халык театры – Гран-при иясеТатарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында «Идел йорт» XVI Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
-
25 ноябрь 2016 - 08:24Юбилярларны тәбриклибез!Бу көннәрдә районыбызда яшәүче өлкән буын вәкилләре, тыл һәм хезмәт ветераннары Фазлыев Мирсадретдин Фазлый улы (Катмыш), Микалина Анна Әхмәди кызы (Мөслим), Зарипова Дүлихабану Гыйният кызы (Әмәкәй), Гайсина Роза Мирзаһит кызы (Михайловка), Мөхәмәдишина Миңнемосаллия Мөхәмәдиша кызы (Тугаш) - 90 яшьлек, Миңнегалиева Рәүфә Нурмөхәммәт кызы (Мөслим), Хаҗиев Хаҗип Хаҗи улы (Ташъелга), Хафизова...
-
25 ноябрь 2016 - 07:23Бүген Әниләр көненә багышланган концерт узачакБилгеле булганча, һәр елны ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан район мәдәният йортында бәйрәм тамашасы узачак. Ул бүген, 25 ноябрь көнне оештырыла.
-
25 ноябрь 2016 - 05:18Шаяннар һәм тапкырлар ярышты24 ноябрь көнне Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортында район күләмендә уздырылган Шаяннар һәм тапкырлар клубларының финал ярышлары узды. Таганда атындык, сәхнәләрдә җырладык, туган илем сиңа да җырладык дип исемләнгән бәйге-тамашада зона турларында җиңү яулаган 6 команда көч сынашты. Бәйге нәтиҗәләрен соңрак игътибарыгызга җиткерербез.