24 ноябрь 2016 яңалыклары
-
24 ноябрь 2016 - 16:13Ноябрьдә түләргә кирәк!"Россия Федерациясе Салым кодексының икенче бүлегенә үзгәрешләр кертү турында"гы 320-ФЗ санлы Федераль закон (23.11.2015) белән Россия Федерациясе салым кодексының 409 маддәсе 1 пунктына үзгәрешләр кертелде. Әлеге үзгәрешләр нигезендә физик затлар милкенә салымны, җир һәм транспорт салымнарын салым чорыннан соң килүче елның 1 декабренә кадәр түләргә кирәк, дип хәбәр итәләр район...
-
24 ноябрь 2016 - 14:46Алкоголь продукциясенең дөрес әйләнеше катгый контрольдәБүген район советы бинасында ТР алкоголь продукциясен сату һәм куллану буенча видеоконференция режимында киңәшмә үтте.
-
24 ноябрь 2016 - 12:44Муханлылар Айгөл Әхмәтгалиеваның әсәрен сәхнәләштергәнСал. Мухан авыл мәдәният йорты каршында эшләүче үзешчән театр коллективы 22 ноябрь көнне Айгөл Әхмәтгалиеваның "Баш иям тезләреңә" исемле драмасын сәхнәләштерде. Әлеге чарага пьесаның авторы - бүгенге көндә Яр Чаллы шәһәрендә гомер итеп, Казан шәһәрендә "Казан утлары" журналында эшләп иҗат итүче Айгөл Әхмәтгалиева үзе дә чакырылган иде.
-
24 ноябрь 2016 - 10:38Рентген кабинеты эшли башладыҮзәк хастаханәдә барган капиталь ремонт чорында вакытлыча эшен туктатып торган рентген кабинеты үз ишекләрен ачты. Мәскәүдән махсус килгән белгечләр рентген аппаратларын көйләп киткәннән соң, кабинет даими төстә райондашларыбызга хезмәт күрсәтә, дип хәбәр итәләр район үзәк хастаханәсеннән.
-
24 ноябрь 2016 - 08:32Автомодель спорты белгечләре үсәМәктәптән тыш эшләр үзәгенең "Автомодельләштерү" түгәрәгендә шөгыльләнүче балалар, автомодель спорты буенча ачык республика ярышларының II этабында катнашып, кече яшь төркемендә матур нәтиҗә күрсәттеләр һәм бәйгенең алдагы этабында катнашу хокукы алдылар. Җитәкчеләре - өстәмә белем бирү педагогы Илнар Яббаров.
-
24 ноябрь 2016 - 06:262016 ел "Туган як" агрофирмасы өчен уңышлы булган"Туган як" агрофирмасы районда алдынгылардан санала. Игенчелектән дә мул уңыш ала алар, терлекчелектә дә башкаларга үрнәк итеп күрсәтерлек эшләре бар. Гомумән, агрофирма җитәкчесе Тимерхан Миргаязов 2016 елны хуҗалык өчен уңышлы ел булды, дип исәпли.
-
24 ноябрь 2016 - 04:30Бөек Ватан сугышы ветераннарына фатир ачкычлары тапшырылдыРайон үзәгендәге Колхоз урамында Бөек Ватан сугышы ветераннарын, аларның тол калган хатыннарының торак шартларын яхшырту программасы кысаларында төзелгән 10 квартиралы йорт кулланылышка тапшырылды.
-
24 ноябрь 2016 - 04:11Гражданнарны кабул итү декадасы бара"Бердәм Россия" сәяси партиясенең унбиш еллыгы уңаеннан, Бөтенроссия гражданнарны кабул итү декадасы бара. Традицион бердәм кабул итү көне 1 декабрьдә үтәчәк. 24 ноябрь көнне "Бердәм Россия" сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге җәмәгать кабул итү бүлмәсендә РФ Дәүләт Думасы депутаты Равил Хөснуллин гражданнарны кабул итәчәк.