Мөслим-информ

22 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 22 ноябрь 2016 - 16:38
    Волонтерлар арасында "Игелекле йөрәк" муниципаль конкурсы игълан ителде
    Район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге Мөслим муниципаль районы территориясендә булган волонтерлык берләшмәләре арасында "Открытое сердце" - "Игелекле йөрәк" дип исемләнгән конкурс игълан итте. Әлеге бәйгедә мәгариф оешмалары базасында урнашкан волонтер отрядлары һәм шәхси инициатива белән барлыкка килгән волонтерлык хәрәкәтләре катнаша ала.
    457
    0
    0
  • 22 ноябрь 2016 - 14:47
    Айнур Госманов – II дәрәҗә дипломант
    Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында "Кунаклашу" исемле халыкара фестиваль-бәйгесе узды. Бәйгедә Башкортстан, Чувашия, Мари-Эль, Әзербайҗан, Грузия, Вьетнам һәм Колубия балалары белән бергә Мөслим укучылары да катнашты.
    465
    0
    0
  • 22 ноябрь 2016 - 13:31
    Эшмәкәрләр бизнес десант утырышында катнашты
    21 ноябрь көнне "Мизгел" яшьләр үзәгендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан бизнес десант үткәрелде. Чарада авыл җирлекләре башлыклары, аграр колледж студентлары, яңа эш башлаучы һәм төпле эшчәнлеген булдырган шәхси эшмәкәрләр катнашты.
    570
    0
    0
  • 22 ноябрь 2016 - 11:55
    Декабрь аена намаз вакытлары
    Милади 2016 ел ( Рабигүл - әүвәл - Рабигүл - ахир) Һиҗри 1438
    510
    0
    0
  • 22 ноябрь 2016 - 09:52
    Кайсыгызның күңеле киң?
    Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы 2017 нче елның 1 гыйнварыннан ялгыз өлкәннәрне гаиләгә алып тәрбияләү буенча өр-яңа пилот проектын тормышка ашыра башлый. Министрлар кабинетының бу хактагы карары агымдагы елның 31 августында кабул ителде. Яңалык нинди дә булса сәбәпләр аркасында мөстәкыйль рәвештә үз-үзләрен кайгырта алмаучы "өченче буын" вәкилләренең...
    916
    0
    0
  • 22 ноябрь 2016 - 08:37
    Игътибар, чүп җыю яңа график буенча башкарыла!
    Төзекләндерү һәм яшелләндерү муниципаль унитар предприятиесе каты көнкүреш калдыкларын җыю белән дә шөгыльләнә. Кышкы чорда район үзәгендәге һәм авыллардагы шәхси хуҗалыклардан чүпне, гадәттә, ике атнага бер тапкыр җыялар.
    509
    0
    0
  • 22 ноябрь 2016 - 06:30
    Балалар юллардагы иминлек өчен
    Ноябрьнең өченче ялы, бөтен дөньяда Юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юлларда якын утны кушып йөрү бу датаның атрибуты булып тора. Шушы уңайдан, Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә очрашу үтте.
    563
    0
    0
  • 22 ноябрь 2016 - 05:23
    "Ел китабы" конкурсында - якташ әдипләребез иҗаты
    Инде күп еллар Татарстан Милли китапханәсе, Республика Язучылар берлеге һәм "Татмедиа" гаммәви коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә "Ел китабы" конкурсы үткәрелә. Әлеге конкурс кысаларында республикабыз китапханәләре арасында, ел дәвамында укучы иң күп игътибар биргән, яратып укыган китаплар билгеләнә, аларның авторлары призлы урыннар яулый. Җирлегебездә яшәп иҗат итүче һәм Мөслимдә туып-үсеп, башка...
    603
    0
    0
Реклама
Реклама