Мөслим-информ

18 ноябрь 2016 яңалыклары

  • 18 ноябрь 2016 - 15:59
    Балалар да юридик ярдәм алды
    18 ноябрь көнне Бердәм Россия сәяси партиясенең Мөслим җирле бүлеге бинасында балаларга юридик ярдәм күрсәтү көне үткәрелде. Чарада, адвокат, социаль яклау бүлеге юристы, иҗтимагый һәм ветераннар советы рәисләре катнаштылар.
    504
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 12:53
    Коррупциягә каршы көрәш комиссиясенең утырышы үтте
    Кичә муниципаль районның ришвәткә каршы комиссиясенең чираттагы утырышы үтте. Утырышны район башлыгы, комиссия рәисе Рамиль Муллин алып барды. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафаэль Демидов, район үзәк хастаханәсенең баш табибы Рамил Морзаһанов, мәгариф һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә ришвәтчелекне булдырмау буенча үткәрелүче чаралар белән таныштырдылар.
    543
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 12:51
    Сорагыз - җавап бирәбез: "Кредит түләү авыр булса, нишләргә?"
    Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә Мөслимннән Миңсылу Галиева болай дип сорау юллый: "Узган ел бер банктан кредит алган идем. Проценты бик зур, түләргә авыр. Икенче кредитым да бар. Еллык проценты азрак булган кредит алып, булган кредитларымның айлык түләвен киметә аламмы? Бу очракта кайсы банкка мөрәҗәгать итәргә була?"
    491
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 10:49
    Ялган аракы арзан булса да, штрафы кесәгә суга
    Республика судлары үз продукциясен "Татспиртпром" акционерлык җәмгыяте маркасы астында сата торган ялган аракы җитештерүчеләрдән миллионнарча сум акча түләттерә.
    475
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 09:38
    Рамил Муллин: "Хөкүмәт кабул иткән үзара салым программасы бик кирәкле"
    Районыбызның социаль-икътисадый үсешен билгеләүдә авыл хуҗалыгы тармагы мөһим роль уйный. Тормыш-көнкүрешебез дә авыл хуҗалыгына бәйле. Тармактагы эшләр торышы, авылларыбызның социаль йөзен үзгәртү юнәлешендә башкарылган эшләр турында муниципаль район башлыгы Рамил Муллин белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
    87
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 09:04
    Референдумда катнашырга онытма!
    20 ноябрь, якшәмбе көнне үзара салым мәсьәләсе буенча җирле референдумнар үтәчәк. Тавыш бирү 7.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр барачак. Референдумда актив катнашыйк!
    283
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 08:37
    Гимназия укучылары Анапа шәһәрендә узган бәйгедә җиңү яулады
    Мөслим гимназиясенең 7В сыйныфының 8 укучысы, Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан үткәрелгән, "Президент ярышлары" исемле бәйгедә катнашканнар. Икенче турда укучыларыбыз Бөгелмә шәһәрендә чыгыш ясаганнар һәм өченче урынга лаек булганнар.
    509
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 06:21
    Ханә Сәхбетдинова: “Минем бөтен бәхетем – яраткан хезмәтем һәм балаларым"
    Китапханә - белем учагы. Анда бик күп мәгълүмат, тарихи ядкарьләр, күренекле язучыларның китаплары тупланган.
    813
    0
    0
  • 18 ноябрь 2016 - 04:10
    "Мирас" футбол командасы республика ярышында район данын яклады
    Бөгелмә шәһәрендә 2003-2004 елгы яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан беренчелегенең зона ярышлары узды. Анда башта алты команда, ике төркемгә бүленеп, үзара очрашты.
    277
    0
    0
Реклама
Реклама