Реклама
9 ноябрь 2016 яңалыклары
-
“Үзгәреш җиле”нең йомгаклау концертлары сериясен 2017 елның язында кабатлыйлар
"Үзгәреш җиле" фестивален оештыручылар, музыкаль вакыйгага карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын исәпкә алып, шоуны дәвам иттерергә булдылар. "Үзгәреш җиле" татар җыры фестиваленә карата тамашачыларның кызыксынуы зур булуын һәм концертны кабат күрсәтүләрен сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең күплеген исәпкә алып, фестиваль җитәкчелеге аның лауреатлары йомгаклау концертларын 2017 елның язында күрсәтү мөмкинлеген карый. "Татар-информ"...
-
Мөслимдә Коръән уку бәйгесе узды
Алдан вәгъдә ителгәнчә, 6 ноябрь көнне үзәк мәчеттә Коръән уку бәйгесе оештырылды. Традицион чараларның берсенә әйләнеп барган әлеге чарага район авылларыннан мөселман кардәшләребез җыелган иде.
-
Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне 18 ноябрьдә үтәчәк
Ел саен ноябрь аенда республика Юстиция министрлыгы тарафыннан Бөтенроссия балаларга хокукый ярдәм көне оештырыла. Быел ул 18 ноябрьдә үтәчәк.
-
Марича да яхшы бел!
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган, укучыларның Россия Федерациясе халыклары телләре турындагы фәнни-практик республика конференциясендә, Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Игорь Мандияров катнашты һәм III урынга лаек булды, дип хәбәр итәләр Мари Бүләр төп гомуми белем бирү мәктәбеннән. Игорьны әзерләүче - мари теле...
-
Мәктәптән тыш эшләр үзәге эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды
Мәктәптән тыш эшләр үзәге мәгълүмати-техник тәэмин итү өлкәсендә республика компанияләре белән эшлекле мөнәсәбәтләр урнаштырды. Аерым алганда күптән түгел генә Казанда "ИКТ - Казань" һәм "Полиграф" компанияләре белән үзара хезмәттәшлек турында килешүләргә кул куелды.
-
Янгынны ничек булдырмаска?
Көзге - кышкы чор җитү белән, торак йортларда янгыннар саны арта. Йортларда җылылык булдыру, яки арттыру максатында, яшәүчеләр җылыту мичләре, төрле электр җылыткычлары, газ плитәләре, духовкалар кушалар. Әлеге прриборлар күп очракта янгын куркынычын тудыралар, янгыннар чыгуга сәбәпче булалар һәм кешеләр үлеменә, яки җәрәхәтләнүенә китерәләр.