Реклама
8 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Якташ язучыбызның тагын бер китабы дөнья күрде
Якташ язучыбыз Роза Хәбибуллинаның әле август азагында гына шагыйрь Харрас Әюп турында китап-альбомы басылып чыккан иде. Октябрь аенда Роза Шакировнаның яңа китабы дөнья күрде: Мәскәүдә рус телендә "Остров детства" дигән китабы нәшер ителде.
-
Хезмәтенә күрә бүләге
Аеруча катлаулы һәм мөһим бурычларны үтәгәне өчен тикшерү төркеме тикшерүчесе юстиция капитаны Әшрәпов Илназ Мөбарәкҗан улы, уголовный розыск оперуполномоченные полиция капитаны Сәлахов Фәрит Фердинат улы, өлкән участок уполномоченные полиция капитаны Гыйздуллин Илнар Илсур улы ТР Эчке эшләр министрлыгы мактау кәгазьләренә, рәхмәткә һәм "За отличную службу" күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
-
Метрәй авыл җирлегендә халык җыены үтте
Анда муниципаль район башлыгы урынбасары Ленар Авзалов, районның Иҗтимагый совет рәисе Моряк Йосыпов катнашты.
-
Сайлауларда актив эшләгәннәргә бүләкләр тапшырылды
2005 нче санлы Түбән Табын участок сайлау комиссиясе сәркатибе Гыйзетдинов Рөстәм Габдулла улы сайлау системасында 25 ел дәвамында закон бозуларсыз нәтиҗәле эшләгәне өчен һәм 50 яше тулу унаеннан ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мактаулы значогы белән бүләкләнде.
-
9-15 ноябрь көннәрендә вакытыннан алда тавыш бирергә мөмкин
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында"гы 67-ФЗ санлы (12.06.2002) Федераль законның 65 маддәсе 2 пункты, "Җирле референдум турында"гы 23-ЗРТ санлы (24.03.2004) Татарстан Республикасы Законының 52.1 маддәсе 1 пункты нигезендә Мөслим муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе (муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе)түбәндәгене хәбәр итә: тавыш бирү көнендә...
-
20 ноябрьдә Мөслимдә референдум узачак
"Россия Федерациясе гражданнарының сайлау хокукларының һәм референдумда катнашуга хокукларының төп гарантияләре турында"гы 67-ФЗ санлы (12.06.2002) Федераль законның 64 маддәсе 2 пункты, "Җирле референдум турында"гы 23-ЗРТ санлы (24.03.2004) Татарстан Республикасы Законының 52 маддәсе 2 пункты нигезендә Мөслим муниципаль районы территориаль сайлау комиссиясе (муниципаль берәмлекнең сайлау комиссиясе) 2016 нчы елның 20 ноябрендә...