7 ноябрь 2016 яңалыклары
-
Игътибар: конкурс!
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында эш башлаучы фермарларга ярдәм" , "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә фермаларын үстерү" һәм "2015-2017 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативын үстерү" ведомство программаларында катнашучы крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алу буенча конкурс игълан итте.
-
Дәүләт Советы депутаты кабул итә
10 ноябрь көнне "Бердәм Россия" партиясенең Мөслим җирле бүлекчәсендә (Мөслим авылы, Пушкин урамы, 26 йорт, Матбугат үзәге бинасының беренче катында) ТР Дәүләт Советы депутаты, җаваплылыгы чикләнгән "Органик Групп" җәмгыяте генераль директоры Гыймадиев Илдар Шамил улы гражданнарны кабул итә. Кабул итү 8.00 сәгатьтән 9 сәгать 30 минутка кадәр дәвам итәчәк.
-
Тагын 10 ветеранга фатир ачкычлары тапшырылачак
"Бөек Ватан сугышы ветераннарының һәм аларның тол хатыннарының торак шартларын яхшырту" республика программасы буенча көзге айларда гына район үзәгендәге Колхоз урамында чираттагы йорт төзелә башлаган иде.
-
Социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында ремонт төгәлләнә
Төзекләндерү һәм заман таләпләренә туры китерү һәм энергия ресурсларын янга калдыру максатында "Маяк" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге бинасында капиталь ремонт эшләре башланган иде.
-
"Күбәләк" балалар бакчасы театры конкурста катнаша
Республика буенча игълан ителгән "Сәйяр" театр фестиваль-конкурсының район туры үтте. "Сәхнә" һәм "Салават күпере" журналлары белән берлектә оештырылган әлеге бәйгедә Мөслимдәге "Күбәләк" балалар бакчасының "Бишек" театр коллективы, 3-6 яшьлек балалар арасында беренче урынны яулап, конкурсның зона турында катнашу хокукы алды.