Реклама
28 октябрь 2016 яңалыклары
-
"Киләчәккә билет" иншалар конкурсының сайлап алу туры нәтиҗәләре
23 сентябрьдән 13 октябрьгә кадәр 7-10 сыйныф укучылары арасында "Киләчәккә билет" исемле һөнәрләр турында республика иншалар конкурсының беренче сайлап алу туры узды. Район конкурсына 12 мәктәптән 24 язма килде.
-
Ут булмый
31 октябрь һәм 1 ноябрь көннәрендә линияләрдә ремонт эшләре бару сәбәпле Сикия авылында 9 сәгатьтән 16 сәгатькә кадәр ут булмаячак, дип хәбәр итәләр район электр челтәрләреннән.
-
"Күбәләк" балалар бакчасы нәниләре әкият төшергән
"Күбәләк» балалар бакчасы тәрбиячеләре октябрь ае буена балалар белән төрле чаралар үткәргәннәр. Картлар йортында тәрбияләнүче өлкәннәрне бәйрәм белән котлап, матур концерт куеп кына калмыйча, «Туган як» музеена барып, татар халкының «Өч кыз» әкиятен дә төшергәннәр.
-
Игътибар, көзге каникуллар җитә!
28 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр "Көзге каникуллар" операциясе башланачак. Бу чорда балаларның һәм җәяүлеләрнең юл аркылы чыкканда кагыйдәләрне үтәүләре, автомобильдә балаларның креслода контрольгә алыначак.