24 октябрь 2016 яңалыклары
-
24 октябрь 2016 - 14:45Укучылар район тарихын өйрәнәРайон "Туган якны өйрәнү" музеена килүчеләр бик күп. Җирлегебезгә килгән кунаклар да, туган ягыбызны сагынып кайткан якташларыбыз, мәктәп укучылары да музейның даими кунаклары. 15 октябрь көнне музейда Тат. Бүләр урта мәктәбе укучылары музей экспонатлары белән таныштылар.
-
24 октябрь 2016 - 12:37Күпне күргән әби юбилеен билгеләп үтә90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүче райондашларыбызны тәбрикләү - күркәм традиция. Шушы көннәрдә Тойгелде авылында яшәүче Миңнебикә Гыйльфанова район җитәкчелегенең котлавын кабул итеп алды.
-
24 октябрь 2016 - 10:34Исәнсеф-Чишмәдә бер ир-атның өе янып беткәнЯкшәмбе кичендә, Исәнсеф-Чишмә авылында яшәүче 1956 нчы елгы бер ир-атның йортында янгын чыгып, өй тулысынча янып бетә. Якынча тикшерүләрдән күренгәнчә, янгын электр чыбыгындагы кыска ялганыштан чыккан, дип фаразлана.
-
24 октябрь 2016 - 07:2521 ноябрь көнне почта бүлеге, электр челтәрләре узелы һәм электр челтәрләре җәмгыяте концерт куячакРайонда оешма-предприятиеләр арасында үзешчән сәнгатьтә катнашучыларның "Туган якның милли моңнары" район смотр-конкурсы игълан ителде.
-
24 октябрь 2016 - 04:11Мөслимлеләр "Балкыш" республика фестиваленең финал турында катнаштыларКүптән түгел генә башкалабыз Казанда Татарстан Республика ветераннарының "Балкыш" IV республика һәвәскәр башкаручылар фестиваленең гала-концерты үтте. Анда безнең районнан, сайлап алу турын уңышлы үтеп, финалга чыккан үзешчәннәр дә бар иде.