3 октябрь 2016 яңалыклары
-
Лаеклы исем
Өченче чакырылыш Мөслим муниципаль район Советының XII сессиясенең көн тәртибендә төп мәсьәлә - Мөслим муниципаль районының мактаулы гражданины исемен бирү турында иде.
-
Өлкәннәр рәхмәте
Район үзәгендә күптән түгел үз хезмәтләрен күрсәтә башлаган җәмагать мунчасы да, өлкәннәр ункөнлеге кысаларында, 1 октябрь көнне - хатын - кызларга, 2 октябрьдә - ир - атларга көн дәвамында бушлай хезмәт күрсәткәннәр.
-
Мөслимдә ярминкә үтте
1 октябрь - Өлкәннәр көне уңаеннан район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясен сату буенча ярминкә оештырылды. Ярминкәдә Органик групп җәмгыятенең "Ык" агрофирмасы- ит белән, Крәш Шуран авылыннан Алчиннар үзләре җитештергән сыр, Дусайдан Флүр Шакиров кәбестә, Тугаштан Илсур Шиһапов ит, Азат Хөснуллин бал белән сату иттеләр.