Реклама
22 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Рафис Шәмсиев беренче
22 сентябрь көнне Лениногорск районының "Лениногорск" агрофирмасында республикакүләм "Сабанчы - 2016" конкурсында безнең районнан Метрәй егете Рафис Шәмсиев катнашып, "Тракторны фигурaлы йөртү" номинациясендә беренче урынны яулады дипломга һәм 30 мең сум күләмендә премиягә лаек булды. Дипломны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының инженер-техник политикасы буенча урынбасары Тәлгать Таһирҗанов тапшырды.
-
"ДОСААФ" җәмгыятендә 80 райондашыбыз укый
"ДОСААФ" җәмгыятенең Мөслим җирле бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, биредә 80 кеше "Б" категориясенә укый. 23 кеше укуларын шушы көннәрдә тәмамласа, 25 е - яңа елга, 60 кеше май аенда тәмамлаячак. Шулай ук 16 яше тулган 50 дән артык бала 7,5 айлык курсларда "Б" категориясенә укуларын дәвам итә. Булачак шоферларны 2...
-
Сарман аграр көллияте хәбәр итә
Сарман аграр көллиятенең Мөслим филиалында бүгенге көндә 169 студент исәпләнә. Аларның 55 е быел гына кабул ителгән. Филиалда тракторчы-машинист, эретеп ябыштыручы һәм пешекче-кондитер белгечлекләренә укыталар. Студентларга 9 педагог, 12 производствога өйрәтү мастеры белем һәм тәрбия бирә. Кичке түләүле укулар да оештырылган. Анда электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерәләр. 18 кеше...
-
Сессия була
2016 нчы елның 26 сентябрендә 14.00 сәгатьтә район Советының утырышлар залында өченче чакырылыш Татарстан Республикасы Мөслим муниципаль район Советының XII сессиясе була.