Реклама
20 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Авыл укытучысы бәйгесендә
Казан шәһәрендә узган "Авыл укытучысы-2016" бәйгесенең йомгаклау турында Күбәк гомуми белем бирү мәктәбенең математика укытучысы Дилбәр Фәхртдинова катнашты. Бәйгедә катнашучылар, мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең һөнәри осталыкларын күрсәтте. Якташыбыз, "Фәнгә мәхәббәт" номинациясендә җиңү яулап, истәлекле бүләккә лаек булды.
-
ТР Президенты Р.Миңнеханов татарстанлыларга узган сайлауларда актив катнашкан өчен рәхмәтен җиткерде
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика халкына 2016 нчы елның 18 сентябрендә үткән җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлар сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәтен җиткерде. "Сайлау участокларына килгән һәм республиканы яклап тавыш биргән барлык татарстанлыларга рәхмәт. "Бердәм Россия" партиясе өчен тавыш бирүнең югары нәтиҗәләре ул - гамәлдәге...
-
Подписка - 2016 Рүзиләгә бәхет елмайды
2016 нчы елның икенче яртыеллыгы өчен "Татмедиа" акционерлык җәмгыятенең өч һәм аннан күбрәк басмасына язылучы әбүнәчеләр арасында "Подписка өчен - телевизор" акциясе үтте. Бу юлы бәйгедә республиканың 38 районыннан 161 әбүнәче катнашты. Алар арасында безнең районнан Яңа Сәет авылында яшәүче Рузилә Хафизовага бәхет елмайды. Ул савыт-саба җыелмасына лаек булды. Рузилә...