Реклама
14 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Тәрбиягә алынган балалар укырга киттеләр
2016-2017 уку елында тәрбиягә алынган 9 бала беренче сыйныфка бардылар. Татарстаннын һәм Россиянен башка төбәкләрендә урнашкан уку йортларына 9 нчы сыйныфны тәмамлаган 20 бала укырга керде. Балаларыбыз Сарман аграр көллиятендә, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Санкт-Петербург шәһәрләрендә, Башкортостаннын Бакалы поселогында урнашкан уку йортларында белем алачаклар.
-
Балалар китапханәсендә Х.Әюповка багышланган кичә үтте
Район балалар китапханәсендә шагыйрь,якташыбыз Харрас Әюповның иҗатына багышланган "Тукай" мәктәбенең 6 һәм 8 сыйныф укучылары белән "Гаҗизлектән иза чиккән җаннар,Туган туфрагының телен белсен" дигән кичә үтте..
-
Район пенсия бүлеге хәбәр итә
5000 сум күләмендәге бер тапкыр бирелүче компенсация түләвен пенсионерлар 2017 елның гыйнвар пенсиясе белән алачак. Моның өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә кирәк түгел
-
Корбан гаете картлар һәм инвалидлар йортында зурлап узды
Изге корбан гаете көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йортына килүче кунаклар күп булган. Биредән хәбәр итүләренчә бу көнне "Мәлләнефть" җәмгыяте генераль директоры Марат Таҗиев биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә корбан ите китергән. Һәр елны әлеге җитәкче корбан гаетендә биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә шундый игелек күрсәтә. Шулай ук бу көнне Олы Чакмактан Әхияр Вәлиев,...
-
Район хакимият бинасында авыл җирлеге башлыклары белән берлектә киңәшмә узды
Бүген, район хакимиятенең актлар залында оешма - предприятие җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә үтте. Киңәшмәне район башлыгы Рамиль Муллин алып барды. Көн тәртибендә районыбызда бүгенге эшләрнең торышы, куелган максатларның үтәлүе һәм 18 сентябрьдә узачак сайлауларны хокук бозуларсыз һәм оешкан төстә үткәрү буенча мәсьәләләр каралды. Киңәшмәдә катнашучылар алдында район Советы...